Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shura Ayahs #19 Translated in Tatar

فَلِذَٰلِكَ فَادْعُ ۖ وَاسْتَقِمْ كَمَا أُمِرْتَ ۖ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ ۖ وَقُلْ آمَنْتُ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ مِنْ كِتَابٍ ۖ وَأُمِرْتُ لِأَعْدِلَ بَيْنَكُمُ ۖ اللَّهُ رَبُّنَا وَرَبُّكُمْ ۖ لَنَا أَعْمَالُنَا وَلَكُمْ أَعْمَالُكُمْ ۖ لَا حُجَّةَ بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمُ ۖ اللَّهُ يَجْمَعُ بَيْنَنَا ۖ وَإِلَيْهِ الْمَصِيرُ
Әнә шул Аллаһ төзегән ислам шәригатен кабул итәргә кешеләрне вәгъдә кыл, вә үзеңә шәригатьне үтәүдә һәм ирештерүдә Аллаһ боерганча туры һәм истикамәттә бул! Вә шәригатьне тотмаган кешеләргә вә аларның гадәтенә иярмә, вә әйт: Аллаһ иңдергән китап хөкемнәренә ышандым вә иярдем һәм сезнең арагызда гаделлек кылырга әмер ителдем! Аллаһ – безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыздыр. Безгәдер – безнең гамәлләребез, сезгәдер – сезнең гамәлләрегез. Безнең белән сезнең арада хосумәт вә низагъ юктыр. Аллаһ кыямәт көнне барчагызны да бер урынга җыяр вә ахырда кайтмак Аллаһугадыр, дип.
وَالَّذِينَ يُحَاجُّونَ فِي اللَّهِ مِنْ بَعْدِ مَا اسْتُجِيبَ لَهُ حُجَّتُهُمْ دَاحِضَةٌ عِنْدَ رَبِّهِمْ وَعَلَيْهِمْ غَضَبٌ وَلَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ
Аллаһуның берлеге вә исламның хаклыгы хакында ачык дәлилләрне ишетеп вә белеп ислам динен кабул иткәннән соң, Аллаһуның берлеге хакында вә ислам хөкемнәре хакында пәйгамбәр белән кычкырышып дәлил китереп маташтылар, яки үзләренең батыл игътикадларын исламга кертергә тырышырлар, ләкин Аллаһ хозурында китергән дәлилләре батылдыр, аларга Аллаһуның ачуы һәм аларга каты ґәзаб булачактыр. Хәзер бездә хакны инкяр итеп, батыл игътикадны вә бидеґәт гамәлләрне яклаучылар бик күпләр. Раббым аларның йогышлы яман чиреннән Үзең сакла!
اللَّهُ الَّذِي أَنْزَلَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ وَالْمِيزَانَ ۗ وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّ السَّاعَةَ قَرِيبٌ
Ул – Аллаһ Коръәнне хаклык белән иңдерде, Коръәндә хак булмаган бер сүз дә юк. Вә һәр нәрсәгә үлчәү бирде һәм гадел үлчәгез, диде. Кайдан беләсең, ихтимал кыямәт көне бик якындыр!
يَسْتَعْجِلُ بِهَا الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِهَا ۖ وَالَّذِينَ آمَنُوا مُشْفِقُونَ مِنْهَا وَيَعْلَمُونَ أَنَّهَا الْحَقُّ ۗ أَلَا إِنَّ الَّذِينَ يُمَارُونَ فِي السَّاعَةِ لَفِي ضَلَالٍ بَعِيدٍ
Кыямәткә ышанмаган кешеләр, ул кыямәт тизрәк килсен, диләр. Әмма хак мөэминнәр, кыямәттән куркалар, һәм кыямәтнең булачагын хак дип беләләр. Әгаһ булыгыз кыямәт булмый дип низагълашучы кешеләр, хактан бик ерак адашмакталар.
اللَّهُ لَطِيفٌ بِعِبَادِهِ يَرْزُقُ مَنْ يَشَاءُ ۖ وَهُوَ الْقَوِيُّ الْعَزِيزُ
Аллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер.

Choose other languages: