Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #64 Translated in Tatar

فَأَتْبَعُوهُمْ مُشْرِقِينَ
Һәм Фиргаун гаскәре белән Муса артыннан кояш чыккан вакытта куып киттеләр.
فَلَمَّا تَرَاءَى الْجَمْعَانِ قَالَ أَصْحَابُ مُوسَىٰ إِنَّا لَمُدْرَكُونَ
Фиргаун гаскәре белән Муса гаскәре бер-берсен күргәннәре заманда, Муса гаскәреннән берсе куркып: Фиргаун артыбыздан җитте, тәхкыйк куылып тотылдык, – диде.
قَالَ كَلَّا ۖ إِنَّ مَعِيَ رَبِّي سَيَهْدِينِ
Муса әйтте: Юк, безгә ирешә алмаслар, чөнки Раббым минем иләдер, әлбәттә, котыла торган юлга күндерер, – дип.
فَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنِ اضْرِبْ بِعَصَاكَ الْبَحْرَ ۖ فَانْفَلَقَ فَكَانَ كُلُّ فِرْقٍ كَالطَّوْدِ الْعَظِيمِ
Таягың илә диңгезгә сук дип Мусага вәхий кылдык, бәс диңгездән 12 юл ачылды, һәр ике юл арасында зур тау кеби бөек су булды.
وَأَزْلَفْنَا ثَمَّ الْآخَرِينَ
Вә Фиргаун гаскәрен шул тау кеби сулар арасына якын китердек.

Choose other languages: