Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Sajda Ayahs #10 Translated in Tatar

ذَٰلِكَ عَالِمُ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Яратучы вә тәдбир итүче Аллаһ яшеренне дә, ачыкны да белүче һәр эштә җиңүче вә рәхимледер.
الَّذِي أَحْسَنَ كُلَّ شَيْءٍ خَلَقَهُ ۖ وَبَدَأَ خَلْقَ الْإِنْسَانِ مِنْ طِينٍ
Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күркәм итеп халык кылды, вә Адәм г-мне балчыктан халык кыла башлады.
ثُمَّ جَعَلَ نَسْلَهُ مِنْ سُلَالَةٍ مِنْ مَاءٍ مَهِينٍ
Соңра нәселен халык кылды бер тамчы судан.
ثُمَّ سَوَّاهُ وَنَفَخَ فِيهِ مِنْ رُوحِهِ ۖ وَجَعَلَ لَكُمُ السَّمْعَ وَالْأَبْصَارَ وَالْأَفْئِدَةَ ۚ قَلِيلًا مَا تَشْكُرُونَ
Соңра Адәмне халык кылуны тәмам итте, соңра Адәмне җанлы итте, үзе теләгән рухны аңа өрү белән, вә ишетмәк өчен сезгә колак, яратты вә күрмәк өчен күз яратты, вә аңламас өчен күңел яратты, бу әгъзаларның Раббысына аз шөкер итәсез.
وَقَالُوا أَإِذَا ضَلَلْنَا فِي الْأَرْضِ أَإِنَّا لَفِي خَلْقٍ جَدِيدٍ ۚ بَلْ هُمْ بِلِقَاءِ رَبِّهِمْ كَافِرُونَ
Үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кешеләр әйттеләр: Җирдә туфрак булып югалсак, яңадан кеше булып яратылырбызмы? Аллаһ әйтте: Алар, күрәсез кубарылып Раббыларына юлыгуны инкяр итәләр.

Choose other languages: