Surah As-Saff Ayahs #14 Translated in Tatar
تُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ وَتُجَاهِدُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنْفُسِكُمْ ۚ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ
Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китерерсез һәм Аллаһ юлында ислам динен куәтләр өчен кәферләр белән сугыш кылырсыз, малыгыз вә тәнегез, җаныгыз белән. Менә бу эш сезнең өчен бик файдалыдыр, әгәр белсәгез!
يَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَيُدْخِلْكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ وَمَسَاكِنَ طَيِّبَةً فِي جَنَّاتِ عَدْنٍ ۚ ذَٰلِكَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Сезнең гөнаһларыгызны ярлыкар һәм асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, дәхи Ґәден җәннәтләренең яхшы урыннарына кертер. Бу җәннәтләргә керү бик зур уңыштыр.
وَأُخْرَىٰ تُحِبُّونَهَا ۖ نَصْرٌ مِنَ اللَّهِ وَفَتْحٌ قَرِيبٌ ۗ وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ
Ул җәннәтләрдән башка дөньяда сезгә Аллаһудан сез сөя торган ярдәм булыр һәм сезнең җиңүегез белән шәһәрләр Ислам диненә керер. Хак мөэминнәрне бу нигъмәтләр белән шатландыр!
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُونُوا أَنْصَارَ اللَّهِ كَمَا قَالَ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ لِلْحَوَارِيِّينَ مَنْ أَنْصَارِي إِلَى اللَّهِ ۖ قَالَ الْحَوَارِيُّونَ نَحْنُ أَنْصَارُ اللَّهِ ۖ فَآمَنَتْ طَائِفَةٌ مِنْ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَكَفَرَتْ طَائِفَةٌ ۖ فَأَيَّدْنَا الَّذِينَ آمَنُوا عَلَىٰ عَدُوِّهِمْ فَأَصْبَحُوا ظَاهِرِينَ
Ий мөэминнәр, Аллаһ дине Исламга ярдәм бирүчеләр булыгыз, Мәрьям угълы Гыйса үзенә ияргән хәварийунга әйткән кеби: Аллаһ дине исламны таратырга куәтләргә миңа кем ярдәм бирә? Ихласлы хәварийуннәр Аллаһ диненә без ярдәм бирүчеләрбез, – диделәр. Исраил балаларыннан бер таифә иман китереп мөселман булдылар, вә бер таифә иман китермәделәр, кәфер булып калдылар. Иман китергән таифәгә куәт вә ярдәм бирдек, дошманнарын җиңеп өстен булырга, һәм алар өскә чыгып Ислам динен тарату белән дөньяга фаш булдылар.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
