Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #40 Translated in Tatar

وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُو آلِهَتِنَا لِشَاعِرٍ مَجْنُونٍ
Вә әйтерләр: Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?
بَلْ جَاءَ بِالْحَقِّ وَصَدَّقَ الْمُرْسَلِينَ
Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды.
إِنَّكُمْ لَذَائِقُو الْعَذَابِ الْأَلِيمِ
Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз.
وَمَا تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз.
إِلَّا عِبَادَ اللَّهِ الْمُخْلَصِينَ
Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр.

Choose other languages: