Quran Apps in many lanuages:

Surah Ar-Rum Ayahs #32 Translated in Tatar

ضَرَبَ لَكُمْ مَثَلًا مِنْ أَنْفُسِكُمْ ۖ هَلْ لَكُمْ مِنْ مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ مِنْ شُرَكَاءَ فِي مَا رَزَقْنَاكُمْ فَأَنْتُمْ فِيهِ سَوَاءٌ تَخَافُونَهُمْ كَخِيفَتِكُمْ أَنْفُسَكُمْ ۚ كَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ لِقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Ий мөшрикләр, Аллаһ сезгә үзегездән бер мисал китерер, үзегезнең сатып алган колларыгыз. Без сезгә биргән байлыкта сезнең белән бертигез була алалармы, ул колларыгыз малларыгызга хуҗа булып, сезнең белән бертигез файдалана алалармы, һәм кол булмаган кешеләрнең малларыгызга хыянәт итүләреннән курыккан кеби, колларыгызның малларыгызга хыянәт итүләреннән куркасызмы? Әлбәттә, һичкайчан колларыгызны малыгызга хуҗа итәчәгегез юк. Шулай булгач, диндә бер мәхлукъны яки бер кешене ничек Аллаһуга шәрик итәсез? Без әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз, аңлый белгән кешеләр өчен.
بَلِ اتَّبَعَ الَّذِينَ ظَلَمُوا أَهْوَاءَهُمْ بِغَيْرِ عِلْمٍ ۖ فَمَنْ يَهْدِي مَنْ أَضَلَّ اللَّهُ ۖ وَمَا لَهُمْ مِنْ نَاصِرِينَ
Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән кешеләр дәлилсез нәфес һаваларына иярделәр, шундый кешеләрне Аллаһ адаштырганнан соң аларны кем туры юлга күндерә алыр? Аларга ахирәттә ярдәмчеләр булмас.
فَأَقِمْ وَجْهَكَ لِلدِّينِ حَنِيفًا ۚ فِطْرَتَ اللَّهِ الَّتِي فَطَرَ النَّاسَ عَلَيْهَا ۚ لَا تَبْدِيلَ لِخَلْقِ اللَّهِ ۚ ذَٰلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Ий Мухәммәд г-м, динеңне халис Аллаһ өчен генә кыйл, ягъни ихласлы булганың хәлдә дингә юнәлеп сәваблы эшләргә өндәүдә, вә гөнаһлы эшләрдән тыюда истикамәтле бул, ул ислам дине Аллаһуның мәхкәм туры динедер, кешеләрне шул ислам диненә яраклы итеп төзеде, ягъни кешеләрне Аллаһ ислам дине өчен генә халык кылды, димәк кешенең чын кеше булуы ислам дине беләндер, югалган кешелекне исламнан табып алыгыз! Аллаһуның диненә үзгәрмәк юктыр, бу ислам дине гаять туры, гаять көчле, кыямәткә чаклы каим диндер, ләкин күбрәк кешеләр исламның хаклыгын белмиләр. Ий кешеләр! Исламнан сукыр булып кешесезлек белән тәрбияләнмәгез!
مُنِيبِينَ إِلَيْهِ وَاتَّقُوهُ وَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ وَلَا تَكُونُوا مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Аллаһуга мөрәҗәгать итеп һәрвакыт Аңа итагатьтә булыгыз, вә Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, дәхи намазларыгызны вакытында укыгыз, һәм һичнәрсәне Аллаһуга тиң кылмагыз, мөшрикләрдән булмагыз!
مِنَ الَّذِينَ فَرَّقُوا دِينَهُمْ وَكَانُوا شِيَعًا ۖ كُلُّ حِزْبٍ بِمَا لَدَيْهِمْ فَرِحُونَ
Шул кавемнәрдән булмагыз, алар диннәрен төрле кисәкләргә бүлделәр, вә алар төрле-төрле мәзһәб ияләре булдылар, вә ул төрле мәзһәб ияләре һәрбере үзенең батыл динен хак дип белеп шатланыр. Ләкин Ислам динендә мәзһәбләргә бүленү хәрамдыр.

Choose other languages: