Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #50 Translated in Tatar

مِنَ الَّذِينَ هَادُوا يُحَرِّفُونَ الْكَلِمَ عَنْ مَوَاضِعِهِ وَيَقُولُونَ سَمِعْنَا وَعَصَيْنَا وَاسْمَعْ غَيْرَ مُسْمَعٍ وَرَاعِنَا لَيًّا بِأَلْسِنَتِهِمْ وَطَعْنًا فِي الدِّينِ ۚ وَلَوْ أَنَّهُمْ قَالُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا وَاسْمَعْ وَانْظُرْنَا لَكَانَ خَيْرًا لَهُمْ وَأَقْوَمَ وَلَٰكِنْ لَعَنَهُمُ اللَّهُ بِكُفْرِهِمْ فَلَا يُؤْمِنُونَ إِلَّا قَلِيلًا
Яһүдләрдән кайберләре тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр һәм Мухәммәд г-мгә әйтәләр: Сүзеңне ишетәбез, ләкин киресенчә эшлибез һәм бездән ишетергә үзең риза булмаган яман сүзләрне ишет, – диләр. Алар телләре белән раґинә диләр, бу сүз безгә илтифат ит дигән мәгънәдә булса да, алар аны Мухәммәд г-мнән вә ислам диненнән көләр өчен әйтәләр иде. Әгәр яһүдләр: Ий Мухәммәд г-м! Син риза булачак сүзләрне бездән ишет! Без Коръән сүзләрен ишеттек, Аллаһуга һәм сиңа буйсындык, безгә рәхмәт карау белән кара, – дисәләр һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде һәм һидәяттә таза тору булыр иде. Ләкин Коръәнне инкяр кылулары белән Аллаһ аларны ләгънәт кылды, ул яһүдләрдән бик азлары гына Коръән белән гамәл кылып мөэмин булырлар.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ آمِنُوا بِمَا نَزَّلْنَا مُصَدِّقًا لِمَا مَعَكُمْ مِنْ قَبْلِ أَنْ نَطْمِسَ وُجُوهًا فَنَرُدَّهَا عَلَىٰ أَدْبَارِهَا أَوْ نَلْعَنَهُمْ كَمَا لَعَنَّا أَصْحَابَ السَّبْتِ ۚ وَكَانَ أَمْرُ اللَّهِ مَفْعُولًا
Ий китап бирелгән яһүдләр! Без иңдергән Коръәнгә ышаныгыз, үзегездә булган Тәүратка да ышанганыгыз хәлдә, йөзләрегезне каралтмас борын, ул кара йөзлеләрне артларындагы адашу юлларына дүндерербез яки шимбә көн Аллаһ хөкемен бозган кешеләрне ләгънәт кылганыбыз кеби, сезне дә ләгънәт кылмас борын иман китереп, Коръән белән гамәл кылыгыз. Аллаһ әмере үтәлмеш булды.
إِنَّ اللَّهَ لَا يَغْفِرُ أَنْ يُشْرَكَ بِهِ وَيَغْفِرُ مَا دُونَ ذَٰلِكَ لِمَنْ يَشَاءُ ۚ وَمَنْ يُشْرِكْ بِاللَّهِ فَقَدِ افْتَرَىٰ إِثْمًا عَظِيمًا
Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешедән гафу итәр. Бер кеше Аллаһуга кемнедер, нәрсәнедер тиңдәш кылса дөреслектә ул Аллаһуга олы ялганны ифтира кылган буладыр.
أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ يُزَكُّونَ أَنْفُسَهُمْ ۚ بَلِ اللَّهُ يُزَكِّي مَنْ يَشَاءُ وَلَا يُظْلَمُونَ فَتِيلًا
Ий Мухәммәд г-м! Күрәсеңме үзләрен гөнаһтан пакь санаган кешеләрне? Минем гөнаһым юк дип мактанучыны Аллаһ һич яратмый. Бәлки Аллаһ үзе теләгән кешене ярлыкап, гөнаһлардан пакьлар. Аллаһ лаклаган кешеләр ахирәттә фәтил хәтле дә золым ителмәсләр. (Фәтил дип хөрмә тешенең ярыгындагы ак җепкә әйтәләр).
انْظُرْ كَيْفَ يَفْتَرُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ ۖ وَكَفَىٰ بِهِ إِثْمًا مُبِينًا
Карагыл, безнең Аллаһ хозурында гөнаһыбыз юк, – дип, ничек Аллаһуга ялганны нисбәт кылалар. Аларның зур гөнаһлы булулары өчен ялган сөйләүләре җитәдер.

Choose other languages: