Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #21 Translated in Tatar

إِنَّمَا التَّوْبَةُ عَلَى اللَّهِ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السُّوءَ بِجَهَالَةٍ ثُمَّ يَتُوبُونَ مِنْ قَرِيبٍ فَأُولَٰئِكَ يَتُوبُ اللَّهُ عَلَيْهِمْ ۗ وَكَانَ اللَّهُ عَلِيمًا حَكِيمًا
Наданлык белән хәрам эшләрне эшләгән кешеләр өчен тәүбә итмәк Аллаһуга һәм Аллаһудан гына гафу сорау һәм дә Аңа итагать итеп төзәлү һәркемгә фарыздыр. Хәрам эшләрне эшләүчеләр яки фарыз гамәлләрне калдыручылар, тизлек белән тәүбә итеп төзәлсәләр, шул кешеләрне Аллаһ гафу итәр. Аллаһ хәким һәм белүче.
وَلَيْسَتِ التَّوْبَةُ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السَّيِّئَاتِ حَتَّىٰ إِذَا حَضَرَ أَحَدَهُمُ الْمَوْتُ قَالَ إِنِّي تُبْتُ الْآنَ وَلَا الَّذِينَ يَمُوتُونَ وَهُمْ كُفَّارٌ ۚ أُولَٰئِكَ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
Үлем галәмәтләре күренә башлагач кына тәүбә итүчеләрнең һәм кәфер хәлдә үлгән кешеләрнең тәүбәләре һич кабул түгел. Ул кешеләргә рәнҗетүче ґәзабны хәзерләп куйдык. (Бездәге хәзерге татарлар Аллаһуга, ахирәткә, Коръәнгә, пәйгамбәргә ышанабыз диючеләренең күбрәге фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәмиләр, һәм фәхеш, хәрам эшләрдән сакланмыйлар. Сүзләрен тыңласаң, болар мөселман диясең әмма эшләренә карасаң, саф динсезләр. Әлбәттә, мондый кешеләрнең гомерләренең ахырында гына тәүбә итүләре һич файда бирмәс).
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا يَحِلُّ لَكُمْ أَنْ تَرِثُوا النِّسَاءَ كَرْهًا ۖ وَلَا تَعْضُلُوهُنَّ لِتَذْهَبُوا بِبَعْضِ مَا آتَيْتُمُوهُنَّ إِلَّا أَنْ يَأْتِينَ بِفَاحِشَةٍ مُبَيِّنَةٍ ۚ وَعَاشِرُوهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ ۚ فَإِنْ كَرِهْتُمُوهُنَّ فَعَسَىٰ أَنْ تَكْرَهُوا شَيْئًا وَيَجْعَلَ اللَّهُ فِيهِ خَيْرًا كَثِيرًا
Ий мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел. Ягъни ире үлгән хатынның теләге булса, иргә китсен. Әгәр хатыныгызны яратмасагыз җәберләп тотмагыз, мәһерен биреп талак кылыгыз. Аерган хатыныгызны икенче иргә барудан тыймагыз, биргән мөһерләрегезне алып китүләреннән куркып, мәгәр ачык зина кылсалар, мөһерләрен бирмәсәгез дөрес булыр. Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларны бик яратмасагыз да. Өметледер сез яратмаган нәрсәдә Аллаһуның күп яхшылык кылмаклыгы.
وَإِنْ أَرَدْتُمُ اسْتِبْدَالَ زَوْجٍ مَكَانَ زَوْجٍ وَآتَيْتُمْ إِحْدَاهُنَّ قِنْطَارًا فَلَا تَأْخُذُوا مِنْهُ شَيْئًا ۚ أَتَأْخُذُونَهُ بُهْتَانًا وَإِثْمًا مُبِينًا
Әгәр хатыннарыгызны талак итеп икенче хатын ала торган булсагыз, талак кылыначак хатыныгызга мәһерне күп биргән булсагыз да, мөһердән һичнәрсә алып калмыйча, һәммәсен биреп җибәрегез. Талак ителгән хатынның мәһерен алу дөрес дигән суз ялган вә ачык зур гөнаһ булса да мәһерне алып калырсызмы?
وَكَيْفَ تَأْخُذُونَهُ وَقَدْ أَفْضَىٰ بَعْضُكُمْ إِلَىٰ بَعْضٍ وَأَخَذْنَ مِنْكُمْ مِيثَاقًا غَلِيظًا
Талак кылган хатыннарыгыздан үзегез биргән мәһерне ничек оялмыйча, Аллаһудан курыкмыйча кире алырсыз? Дөреслектә бер-берегезгә кушылдыгыз, һәм ул хатыннар никах вакытында сездән авыр ґәһедне алдылар.

Choose other languages: