Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #153 Translated in Tatar

إِنْ تُبْدُوا خَيْرًا أَوْ تُخْفُوهُ أَوْ تَعْفُوا عَنْ سُوءٍ فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ عَفُوًّا قَدِيرًا
Әгәр зарар итүчегә изгелекне күрсәтеп, яки яшертен кылсагыз һәм гафу итсәгез, бу эш холыкның яхшылыгыннандыр. Аллаһ төзәлүчеләрне гафу итүче һәм азганнарны ґәзаб кылырга көче җитүче булды.
إِنَّ الَّذِينَ يَكْفُرُونَ بِاللَّهِ وَرُسُلِهِ وَيُرِيدُونَ أَنْ يُفَرِّقُوا بَيْنَ اللَّهِ وَرُسُلِهِ وَيَقُولُونَ نُؤْمِنُ بِبَعْضٍ وَنَكْفُرُ بِبَعْضٍ وَيُرِيدُونَ أَنْ يَتَّخِذُوا بَيْنَ ذَٰلِكَ سَبِيلًا
Аллаһуга һәм рәсүлләренә ышанмаучылар, алар Аллаһ илә аның рәсүлләре арасын аерырга телиләр: Рәсүлләрнең бәгъзесенә ышанабыз, бәгъзесенә ышанмыйбыз, – диләр. Һәм алар ышану белән ышанмау арасын юл итеп алырга телиләр.
أُولَٰئِكَ هُمُ الْكَافِرُونَ حَقًّا ۚ وَأَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُهِينًا
Ышану илә ышанмау арасында булган кешеләр хак кәферләрдер, кәферләргә хур кылучы ґәзабны әзерләдек.
وَالَّذِينَ آمَنُوا بِاللَّهِ وَرُسُلِهِ وَلَمْ يُفَرِّقُوا بَيْنَ أَحَدٍ مِنْهُمْ أُولَٰئِكَ سَوْفَ يُؤْتِيهِمْ أُجُورَهُمْ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا
Аллаһуга һәм расүленә ышанучылар расүлнең арасын аермыйлар, һәммәсенә бертигез ышаналар, бу хак мөэминнәргә әҗерләрен тиздән бирербез, Аллаһ хак мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды.
يَسْأَلُكَ أَهْلُ الْكِتَابِ أَنْ تُنَزِّلَ عَلَيْهِمْ كِتَابًا مِنَ السَّمَاءِ ۚ فَقَدْ سَأَلُوا مُوسَىٰ أَكْبَرَ مِنْ ذَٰلِكَ فَقَالُوا أَرِنَا اللَّهَ جَهْرَةً فَأَخَذَتْهُمُ الصَّاعِقَةُ بِظُلْمِهِمْ ۚ ثُمَّ اتَّخَذُوا الْعِجْلَ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَاتُ فَعَفَوْنَا عَنْ ذَٰلِكَ ۚ وَآتَيْنَا مُوسَىٰ سُلْطَانًا مُبِينًا
Ий Мухәммәд г-м! Китап әһелләре синең аларга күктән китап иңдермәгеңне сорыйлар, Мусадан кауме моннан да зурракны сорадылар. Әйттеләр: Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәт, – диделәр, аларны золымнары сәбәпле Аллаһ нуры көйдерде. Алар Аллаһудан хак динне бәян итүче китап килгәннән соң бозау ясап, шул бозауга табындылар, аннары тәүбә иттеләр, без аларны гафу иттек. Һәм Мусага ачык дәлилләрне, могҗизаларны бирдек.

Choose other languages: