Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #150 Translated in Tatar

إِلَّا الَّذِينَ تَابُوا وَأَصْلَحُوا وَاعْتَصَمُوا بِاللَّهِ وَأَخْلَصُوا دِينَهُمْ لِلَّهِ فَأُولَٰئِكَ مَعَ الْمُؤْمِنِينَ ۖ وَسَوْفَ يُؤْتِ اللَّهُ الْمُؤْمِنِينَ أَجْرًا عَظِيمًا
Мәгәр җәһәннәм астында калмаслар монафикълыктан ныклап тәүбә итсәләр, күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһуның Коръәндәге хөкемнәренә ябышсалар һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризасы өчен генә тотсалар, ул чагында алар мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер – җәннәт нигъмәтләрен бирер.
مَا يَفْعَلُ اللَّهُ بِعَذَابِكُمْ إِنْ شَكَرْتُمْ وَآمَنْتُمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ شَاكِرًا عَلِيمًا
Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып, Коръән белән гамәл кылсагыз һәм нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһ сезнең ґәзабыгыз белән нишләсен? Ягъни ни өчен сезне ґәзаб кылсын? Шиксез, Аллаһ чын мөселманчылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүче һәм һәрнәрсәне белүче булды.
لَا يُحِبُّ اللَّهُ الْجَهْرَ بِالسُّوءِ مِنَ الْقَوْلِ إِلَّا مَنْ ظُلِمَ ۚ وَكَانَ اللَّهُ سَمِيعًا عَلِيمًا
Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөймидер, мәгәр берәү хаксыз золым кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимга каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ булмас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды.
إِنْ تُبْدُوا خَيْرًا أَوْ تُخْفُوهُ أَوْ تَعْفُوا عَنْ سُوءٍ فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ عَفُوًّا قَدِيرًا
Әгәр зарар итүчегә изгелекне күрсәтеп, яки яшертен кылсагыз һәм гафу итсәгез, бу эш холыкның яхшылыгыннандыр. Аллаһ төзәлүчеләрне гафу итүче һәм азганнарны ґәзаб кылырга көче җитүче булды.
إِنَّ الَّذِينَ يَكْفُرُونَ بِاللَّهِ وَرُسُلِهِ وَيُرِيدُونَ أَنْ يُفَرِّقُوا بَيْنَ اللَّهِ وَرُسُلِهِ وَيَقُولُونَ نُؤْمِنُ بِبَعْضٍ وَنَكْفُرُ بِبَعْضٍ وَيُرِيدُونَ أَنْ يَتَّخِذُوا بَيْنَ ذَٰلِكَ سَبِيلًا
Аллаһуга һәм рәсүлләренә ышанмаучылар, алар Аллаһ илә аның рәсүлләре арасын аерырга телиләр: Рәсүлләрнең бәгъзесенә ышанабыз, бәгъзесенә ышанмыйбыз, – диләр. Һәм алар ышану белән ышанмау арасын юл итеп алырга телиләр.

Choose other languages: