Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #148 Translated in Tatar

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا الْكَافِرِينَ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِ الْمُؤْمِنِينَ ۚ أَتُرِيدُونَ أَنْ تَجْعَلُوا لِلَّهِ عَلَيْكُمْ سُلْطَانًا مُبِينًا
Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмагыз, ягъни дусларыгыз мөэминнәр генә булсын! Әйә сез кәферләргә дус булуыгызны Аллаһ сезне ґәзаб кылсын өчен дәлил булуны телисезме? Ягъни кәферләргә дус булуыгыз алар белән бергә ґәзаб кылынуыгызга сәбәп булыр.
إِنَّ الْمُنَافِقِينَ فِي الدَّرْكِ الْأَسْفَلِ مِنَ النَّارِ وَلَنْ تَجِدَ لَهُمْ نَصِيرًا
Кәферләргә дус булып монафикъ булган мөселманнарның кайтачак урыны шиксез җәһәннәмнең иң түбән катлавындадыр, аларны җәһәннәмнән коткарырга ярдәмче таба алмассың.
إِلَّا الَّذِينَ تَابُوا وَأَصْلَحُوا وَاعْتَصَمُوا بِاللَّهِ وَأَخْلَصُوا دِينَهُمْ لِلَّهِ فَأُولَٰئِكَ مَعَ الْمُؤْمِنِينَ ۖ وَسَوْفَ يُؤْتِ اللَّهُ الْمُؤْمِنِينَ أَجْرًا عَظِيمًا
Мәгәр җәһәннәм астында калмаслар монафикълыктан ныклап тәүбә итсәләр, күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһуның Коръәндәге хөкемнәренә ябышсалар һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризасы өчен генә тотсалар, ул чагында алар мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер – җәннәт нигъмәтләрен бирер.
مَا يَفْعَلُ اللَّهُ بِعَذَابِكُمْ إِنْ شَكَرْتُمْ وَآمَنْتُمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ شَاكِرًا عَلِيمًا
Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып, Коръән белән гамәл кылсагыз һәм нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһ сезнең ґәзабыгыз белән нишләсен? Ягъни ни өчен сезне ґәзаб кылсын? Шиксез, Аллаһ чын мөселманчылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүче һәм һәрнәрсәне белүче булды.
لَا يُحِبُّ اللَّهُ الْجَهْرَ بِالسُّوءِ مِنَ الْقَوْلِ إِلَّا مَنْ ظُلِمَ ۚ وَكَانَ اللَّهُ سَمِيعًا عَلِيمًا
Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөймидер, мәгәр берәү хаксыз золым кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимга каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ булмас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды.

Choose other languages: