Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #55 Translated in Tatar

فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ مَكْرِهِمْ أَنَّا دَمَّرْنَاهُمْ وَقَوْمَهُمْ أَجْمَعِينَ
Күр! Аларның мәкеренең ахыры ничек булды, Без аларны һәм кавемнәрен таш яудырып барчасын бер юлы һәлак иттек.
فَتِلْكَ بُيُوتُهُمْ خَاوِيَةً بِمَا ظَلَمُوا ۗ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Ошбу җимерелгән урыннар аларның өйләредер, золым итүләре сәбәпле өйләре буш калмыштыр. Салих кавеменең һәлак булуында да гыйбрәт бардыр.
وَأَنْجَيْنَا الَّذِينَ آمَنُوا وَكَانُوا يَتَّقُونَ
Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган мөэминнәрен коткардык.
وَلُوطًا إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِ أَتَأْتُونَ الْفَاحِشَةَ وَأَنْتُمْ تُبْصِرُونَ
Лутны хәтерләгез, ул кавеменә әйтте: Әйә сез бик яман фәхеш эшне кыласызмы, җитмәсә яшермичә бер-берегезгә күрсәтеп эшлисез.
أَئِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ الرِّجَالَ شَهْوَةً مِنْ دُونِ النِّسَاءِ ۚ بَلْ أَنْتُمْ قَوْمٌ تَجْهَلُونَ
Әйә сез хатыннарны куеп күп ирләргә якынлык кыйласыз, бәлки сез эшегезнең ахыры ничек булачагыны уйламый торган җаһил кавемсез.

Choose other languages: