Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #52 Translated in Tatar

وَكَانَ فِي الْمَدِينَةِ تِسْعَةُ رَهْطٍ يُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ وَلَا يُصْلِحُونَ
Сәмудләрнең шәһәрендә тугыз ир бар иде, алар җир өстендә төрле бозыклыкны кыла иделәр, әмма һичбер эшне төзәтмәс иделәр.
قَالُوا تَقَاسَمُوا بِاللَّهِ لَنُبَيِّتَنَّهُ وَأَهْلَهُ ثُمَّ لَنَقُولَنَّ لِوَلِيِّهِ مَا شَهِدْنَا مَهْلِكَ أَهْلِهِ وَإِنَّا لَصَادِقُونَ
Бер-берсенә әйттеләр: Аллаһ исеме белән ант итешегез, төнлә Салихны һәм җәмәгатен басып кереп үтерәбез, соңра аларның кан хакын таләп итүче вәлиенә, без аларны үтерүчеләр янында булмадык, кемнәр үтергәнен белмибез вә без бу сүзләребезне дөрес сөйлибез диярбез, – диделәр.
وَمَكَرُوا مَكْرًا وَمَكَرْنَا مَكْرًا وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Әнә шулай Салихны үтермәк өчен мәкерлек кылдылар һәм Без аларга каршы мәкерне мәкер кылдык, сизми дә калдылар, һәлак булдылар.
فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ مَكْرِهِمْ أَنَّا دَمَّرْنَاهُمْ وَقَوْمَهُمْ أَجْمَعِينَ
Күр! Аларның мәкеренең ахыры ничек булды, Без аларны һәм кавемнәрен таш яудырып барчасын бер юлы һәлак иттек.
فَتِلْكَ بُيُوتُهُمْ خَاوِيَةً بِمَا ظَلَمُوا ۗ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Ошбу җимерелгән урыннар аларның өйләредер, золым итүләре сәбәпле өйләре буш калмыштыр. Салих кавеменең һәлак булуында да гыйбрәт бардыр.

Choose other languages: