Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #26 Translated in Tatar

فَمَكَثَ غَيْرَ بَعِيدٍ فَقَالَ أَحَطْتُ بِمَا لَمْ تُحِطْ بِهِ وَجِئْتُكَ مِنْ سَبَإٍ بِنَبَإٍ يَقِينٍ
Аз гына вакыт үткәч, һүд-һүд гаепле кеше кеби башын иеп түбәнчелек белән Сөләйман янына килде, вә әйтте: Ий патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем, вә Сәба шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән килдем.
إِنِّي وَجَدْتُ امْرَأَةً تَمْلِكُهُمْ وَأُوتِيَتْ مِنْ كُلِّ شَيْءٍ وَلَهَا عَرْشٌ عَظِيمٌ
Мин Бәлкыйс исемле бер хатын патшаны таптым, вә ул хатынга патшаларга бирелә торган һәрнәрсә бирелгән, дәхи аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бардыр.
وَجَدْتُهَا وَقَوْمَهَا يَسْجُدُونَ لِلشَّمْسِ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَزَيَّنَ لَهُمُ الشَّيْطَانُ أَعْمَالَهُمْ فَصَدَّهُمْ عَنِ السَّبِيلِ فَهُمْ لَا يَهْتَدُونَ
Вә ул хатынны һәм кавемене Аллаһудан башка кояшка сәҗдә кылучылар таптым, шайтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шайтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр.
أَلَّا يَسْجُدُوا لِلَّهِ الَّذِي يُخْرِجُ الْخَبْءَ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَيَعْلَمُ مَا تُخْفُونَ وَمَا تُعْلِنُونَ
Янә һүд-һүд әйтте: Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер.
اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ رَبُّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ ۩
Ул – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр, – дип. 26а. Сөләйман әйтте: Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы.

Choose other languages: