Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #29 Translated in Tatar

أَلَّا يَسْجُدُوا لِلَّهِ الَّذِي يُخْرِجُ الْخَبْءَ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَيَعْلَمُ مَا تُخْفُونَ وَمَا تُعْلِنُونَ
Янә һүд-һүд әйтте: Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер.
اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ رَبُّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ ۩
Ул – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр, – дип. 26а. Сөләйман әйтте: Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы.
قَالَ سَنَنْظُرُ أَصَدَقْتَ أَمْ كُنْتَ مِنَ الْكَاذِبِينَ
Сөләйман Бәлкыйскә хат язып Һүд-һүдкә бирде.
اذْهَبْ بِكِتَابِي هَٰذَا فَأَلْقِهْ إِلَيْهِمْ ثُمَّ تَوَلَّ عَنْهُمْ فَانْظُرْ مَاذَا يَرْجِعُونَ
Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр. Һүд-һүд хатны илтеп алларына салды.
قَالَتْ يَا أَيُّهَا الْمَلَأُ إِنِّي أُلْقِيَ إِلَيَّ كِتَابٌ كَرِيمٌ
Бәлкыйс хатны алгач әйтте: Ий җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды.

Choose other languages: