Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nahl Ayahs #75 Translated in Tatar

وَاللَّهُ فَضَّلَ بَعْضَكُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ فِي الرِّزْقِ ۚ فَمَا الَّذِينَ فُضِّلُوا بِرَادِّي رِزْقِهِمْ عَلَىٰ مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُهُمْ فَهُمْ فِيهِ سَوَاءٌ ۚ أَفَبِنِعْمَةِ اللَّهِ يَجْحَدُونَ
Аллаһ, кайберләрегезне ризыкта артык кылды, ягъни дөньядагы кешеләрнең кайберләрен бай вә кайберләрен ярлы кылды. Шул тигезсезлекне Аллаһ тигезләмәгәч, кем тигезли ала? Бу эш гыйбрәт түгелме? Аллаһ биргән байлыкны кешеләр һәммәсе бертигез файдаланырга бурычлы булсалар да, байлар байлыкларын кул асларында булган ярлы кешеләргә бирергә теләмиләр, яки алар байлыкны Аллаһ биргәнлекне инкяр итеп, ул байлыкларны безгә сынымнар бирде диләрме? Яки үзебез булдырабыз диләрме?
وَاللَّهُ جَعَلَ لَكُمْ مِنْ أَنْفُسِكُمْ أَزْوَاجًا وَجَعَلَ لَكُمْ مِنْ أَزْوَاجِكُمْ بَنِينَ وَحَفَدَةً وَرَزَقَكُمْ مِنَ الطَّيِّبَاتِ ۚ أَفَبِالْبَاطِلِ يُؤْمِنُونَ وَبِنِعْمَتِ اللَّهِ هُمْ يَكْفُرُونَ
Аллаһ, сезнең өчен үз җенесегездән хатыннар халык кылды, вә хатыннарыгыздан сезгә балалар вә балаларның балаларын яратты, вә сезне хәләл яхшы ризыклар белән ризыкландырды, әйә кире кешеләр ялганга ышанып Аллаһ нигъмәтләрен инкяр итәләрме?
وَيَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَمْلِكُ لَهُمْ رِزْقًا مِنَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ شَيْئًا وَلَا يَسْتَطِيعُونَ
Аллаһудан бизеп сынымнарга гыйбадәт кылалар ки, ул сынымнары аларга күктән дә һәм җирдән дә бернинди ризык бирмәгән, бирергә көче дә җитмәгән яраксыз нәрсәләрдер.
فَلَا تَضْرِبُوا لِلَّهِ الْأَمْثَالَ ۚ إِنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ وَأَنْتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Аллаһуга һичнәрсәне мисал кылмагыз! Чөнки Ул һичнәрсәгә охшамыйдыр, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне беләдер, әмма сез күп нәрсәне белмисез.
ضَرَبَ اللَّهُ مَثَلًا عَبْدًا مَمْلُوكًا لَا يَقْدِرُ عَلَىٰ شَيْءٍ وَمَنْ رَزَقْنَاهُ مِنَّا رِزْقًا حَسَنًا فَهُوَ يُنْفِقُ مِنْهُ سِرًّا وَجَهْرًا ۖ هَلْ يَسْتَوُونَ ۚ الْحَمْدُ لِلَّهِ ۚ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Аллаһ мисал китерә: үзен дә тәэмин итә алмый, башка кешегә дә һичнәрсә бирә алмый загыйфь бер кол, дәхи Без берәүгә мал вә яхшы ризык бирдек, ул шул малдан күрсәтеп вә күрсәтмичә мохтаҗларга бирер, бу ике кеше бер тигез булырлармы? Хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки күп кешеләр белмиләр.

Choose other languages: