Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #84 Translated in Tatar

وَقَالَ الَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ وَيْلَكُمْ ثَوَابُ اللَّهِ خَيْرٌ لِمَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا وَلَا يُلَقَّاهَا إِلَّا الصَّابِرُونَ
Белем бирелмеш кешеләр дөньяны сөючеләргә әйттеләр: Үкенеч булсын сезгә, иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә Аллаһ вәгъдә иткән җәннәт нигъмәтләре Карунга бирелгән малдан хәерлерәктер, ул җәннәткә ирешмәс һичкем, мәгәр сабыр итеп Аллаһ юлында яшәгән хак мөэминнәр ирешерләр, – дип.
فَخَسَفْنَا بِهِ وَبِدَارِهِ الْأَرْضَ فَمَا كَانَ لَهُ مِنْ فِئَةٍ يَنْصُرُونَهُ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَمَا كَانَ مِنَ الْمُنْتَصِرِينَ
Без ул Карунны һәм йортын җиргә йоттырдык, чөнки Карун, байлыгына таянып, Мусаны күп җәберләде. Шул вакытта Аллаһудан башка Карунга ярдәм бирүче булмады, һәм җир астына китүдән үзен-үзе дә саклый алмады.
وَأَصْبَحَ الَّذِينَ تَمَنَّوْا مَكَانَهُ بِالْأَمْسِ يَقُولُونَ وَيْكَأَنَّ اللَّهَ يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ وَيَقْدِرُ ۖ لَوْلَا أَنْ مَنَّ اللَّهُ عَلَيْنَا لَخَسَفَ بِنَا ۖ وَيْكَأَنَّهُ لَا يُفْلِحُ الْكَافِرُونَ
Әле күптән түгел генә Карунның дәрәҗәсен өмет итүче кешеләр Карунның йорты белән җир астына киткәнен күреп тордылар вә әйтер булдылар: Ґәҗәб бу эш безгә шөбһәле булды, Аллаһ сынар өчен теләгән бәндәсенә киң ризык вә теләгән бәндәсенә тар ризык бирер икән, әгәр Аллаһ без теләгәнчә Карун малы кеби мал безгә дә биргән булса, әлбәттә, без дә Карун белән бергә җир астына киткән булыр идек, вәй Карунның эше үкенечле булды! Аллаһуга карышып көфран нигъмәт кылучылар Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар икән ләбаса, – дип әйттеләр.
تِلْكَ الدَّارُ الْآخِرَةُ نَجْعَلُهَا لِلَّذِينَ لَا يُرِيدُونَ عُلُوًّا فِي الْأَرْضِ وَلَا فَسَادًا ۚ وَالْعَاقِبَةُ لِلْمُتَّقِينَ
Без ахирәтне, иман китерүдән вә Аллаһуга итагать игүдән олугъланмаган һәм җир өстендә бозыклык фәсәд кыйлмаган хак мөэминнәр файдасына кылырбыз, эшенең, ахырындагы уңыш, ахирәттәге бәхет, Аллаһуга карышудан гөнаһлы булудан сакланучы мөэминнәргәдер.
مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ خَيْرٌ مِنْهَا ۖ وَمَنْ جَاءَ بِالسَّيِّئَةِ فَلَا يُجْزَى الَّذِينَ عَمِلُوا السَّيِّئَاتِ إِلَّا مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Берәү Аллаһ риза булырдай яхшылык белән барса ахирәткә, аңа Аллаһу хозурында хәерлерәк күбрәк нигъмәт булыр, берәү күп гөнаһ белән яман кеше булып барса, андый кешеләр фәкать бозык эшләренә каршы каты хөкем, каты ґәзап белән җәзаланырлар.

Choose other languages: