Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #73 Translated in Tatar

وَرَبُّكَ يَعْلَمُ مَا تُكِنُّ صُدُورُهُمْ وَمَا يُعْلِنُونَ
Раббың аларның күңелләрендә яшергән имансызлык һәм башка бозык уйларын һәм телләре белән изһар иткән нәрсәләрен дә беләдер.
وَهُوَ اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ لَهُ الْحَمْدُ فِي الْأُولَىٰ وَالْآخِرَةِ ۖ وَلَهُ الْحُكْمُ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Вә Ул – Аллаһ, юктыр Аңардан башка Илаһә, мәгәр Ул үзе генәдер, дөньяда вә ахирәттә мактау Аңа хасдыр, вә һәр эштә булган хөкем янә Аллаһуга хасдыр һәм ахырда Аңа кайтарылмыш булырсыз.
قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ جَعَلَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ اللَّيْلَ سَرْمَدًا إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ مَنْ إِلَٰهٌ غَيْرُ اللَّهِ يَأْتِيكُمْ بِضِيَاءٍ ۖ أَفَلَا تَسْمَعُونَ
Әйт: Беләсезме, әгәр Аллаһ кичне караңгы хәлендә кыямәткә хәтле калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы сезгә яктылык китерә торган, әйә шуны ишетәсезме?
قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ جَعَلَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ النَّهَارَ سَرْمَدًا إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ مَنْ إِلَٰهٌ غَيْرُ اللَّهِ يَأْتِيكُمْ بِلَيْلٍ تَسْكُنُونَ فِيهِ ۖ أَفَلَا تُبْصِرُونَ
Янә әйт: Беләсезме, әгәр Аллаһ көндезне якты хәлендә кыямәткә чаклы калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы рәхәтләнеп ял итә торган кичегезне китерергә? Әйә күрмисезме, Аллаһ эшләрен.
وَمِنْ رَحْمَتِهِ جَعَلَ لَكُمُ اللَّيْلَ وَالنَّهَارَ لِتَسْكُنُوا فِيهِ وَلِتَبْتَغُوا مِنْ فَضْلِهِ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Аллаһ үзенең рәхмәтеннән сезгә көндез илә кичне бар кылды, кичтә ял итмәкегез өчен, көндез кәсеп белән Аллаһуның фазълыннан таләп итмәклегегез өчен, шаять Аллаһуның бу нигъмәтләренә шөкер итәрсез.

Choose other languages: