Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #68 Translated in Tatar

وَقِيلَ ادْعُوا شُرَكَاءَكُمْ فَدَعَوْهُمْ فَلَمْ يَسْتَجِيبُوا لَهُمْ وَرَأَوُا الْعَذَابَ ۚ لَوْ أَنَّهُمْ كَانُوا يَهْتَدُونَ
Аларга әйтелер: Аллаһуга тиң кылган сынымнарыгызны чакырыгыз, сезне ґәзабтан коткарсыннар, сынымнарыны ярдәмгә чакырырлар, ләкин сынымнарның чакыруны кабул итәргә һәм ярдәм итәргә кадир булмаслар, әнә шул хәлдә ґәзабны күрерләр, әгәр хак юлга күнелгән булсалар, әлбәттә, ґәзабны күрмәс иделәр.
وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ فَيَقُولُ مَاذَا أَجَبْتُمُ الْمُرْسَلِينَ
Кыямәт көнне Аллаһ кәферләргә нида кылыр һәм әйтер: Минем рәсүлемнең Аллаһуны берләү хакындагы сүзләрен ничек кабул иттегез?
فَعَمِيَتْ عَلَيْهِمُ الْأَنْبَاءُ يَوْمَئِذٍ فَهُمْ لَا يَتَسَاءَلُونَ
Ул көндә файда итәчәк дәлил һәм җавап аларга табылмас, һәм алар дөньяда мөшкел нәрсәләрне бер-берсеннән сораган кеби, ничек җавап бирик, дип, сорашмаслар, бәлки хәйран булып сөйләмәсләр.
فَأَمَّا مَنْ تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَعَسَىٰ أَنْ يَكُونَ مِنَ الْمُفْلِحِينَ
Әмма берәү исән һәм куәтле чагында ширектән һәм башка гөнаһлардан тәүбә итсә, һәм иман китереп изге гамәлләр кыйлса, әнә шул кешенең котылучылардан булып Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклеге якындыр.
وَرَبُّكَ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ وَيَخْتَارُ ۗ مَا كَانَ لَهُمُ الْخِيَرَةُ ۚ سُبْحَانَ اللَّهِ وَتَعَالَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Раббың теләгене вә ихтыяр иткен нәрсәне халык итәр, югыйсә мөшрикләр өчен бернәрсәне ихтыяр итмәк юктыр, Аллаһу тәгалә пакь һәм бөек булды мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрдән.

Choose other languages: