Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #63 Translated in Tatar

وَمَا كَانَ رَبُّكَ مُهْلِكَ الْقُرَىٰ حَتَّىٰ يَبْعَثَ فِي أُمِّهَا رَسُولًا يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِنَا ۚ وَمَا كُنَّا مُهْلِكِي الْقُرَىٰ إِلَّا وَأَهْلُهَا ظَالِمُونَ
Синең Раббың һичбер шәһәрне һәлак итәр булмады, хәтта ул шәһәрләрнең зурысына бер пәйгамбәр җибәрмичә, ул пәйгамбәр аларга Безнең аятьләребезне укыр, Без шәһәр кешеләрен һәлак итәр булмадык, мәгәр залим булганнары өчен һәлак иттек.
وَمَا أُوتِيتُمْ مِنْ شَيْءٍ فَمَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَزِينَتُهَا ۚ وَمَا عِنْدَ اللَّهِ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Сезгә бирелгән нәрсәләр дөнья тереклегенең зиннәте вә дөньяда файдаланачак аз нәрсәдер, соңра бетәдер, әмма Аллаһ хозурындагы җәннәт нигъмәтләре хәерледер һәм мәңгелектер, әйә уйлап карамыйсызмы, ахирәт дөньядан хәерле икәнне.
أَفَمَنْ وَعَدْنَاهُ وَعْدًا حَسَنًا فَهُوَ لَاقِيهِ كَمَنْ مَتَّعْنَاهُ مَتَاعَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ثُمَّ هُوَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ مِنَ الْمُحْضَرِينَ
Без берәүгә җәннәтне вәгъдә кыйлсак, ул җәннәт вәгъдә ителгән кешегә юлыгачактыр, бу кеше дөньяда Без файдаландырган соңра кыямәт көнендә утка керергә хәзер ителмеш кеше белән бертигез булырмы?
وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ فَيَقُولُ أَيْنَ شُرَكَائِيَ الَّذِينَ كُنْتُمْ تَزْعُمُونَ
Кыямәт көнне Аллаһ нидан кылып әйтер: Кайда Минем Шәрикләрем, сез аларны Миңа тиңдәш дип низагълаша идегез.
قَالَ الَّذِينَ حَقَّ عَلَيْهِمُ الْقَوْلُ رَبَّنَا هَٰؤُلَاءِ الَّذِينَ أَغْوَيْنَا أَغْوَيْنَاهُمْ كَمَا غَوَيْنَا ۖ تَبَرَّأْنَا إِلَيْكَ ۖ مَا كَانُوا إِيَّانَا يَعْبُدُونَ
Үзләренә ґәзап ваҗеб булган азгынлыкта булган кешеләрнең башлыклары әйтерләр: Ий Раббыбыз, ошбу кешеләрне без аздырдык, ләкин без аларны азгынлыкка көчләмәдек, безнең вәсвәсәбез белән азгынлыкны ихтыяр иттеләр, ий Рабби без алардан биздек, сиңа кайттык, алар безгә гыйбадәт кылмадылар бәлки үз нәфесләренә итагать иттеләр, – дип.

Choose other languages: