Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #7 Translated in Tatar

نَتْلُو عَلَيْكَ مِنْ نَبَإِ مُوسَىٰ وَفِرْعَوْنَ بِالْحَقِّ لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Без сиңа Муса беләм Фиргаун хәбәрләреннән хаклык белән укыйбыз иман китергән кавемнәр өчен.
إِنَّ فِرْعَوْنَ عَلَا فِي الْأَرْضِ وَجَعَلَ أَهْلَهَا شِيَعًا يَسْتَضْعِفُ طَائِفَةً مِنْهُمْ يُذَبِّحُ أَبْنَاءَهُمْ وَيَسْتَحْيِي نِسَاءَهُمْ ۚ إِنَّهُ كَانَ مِنَ الْمُفْسِدِينَ
Дөреслектә Фиргаун Мысыр җирендә олугъланды, дәхи Мысыр халкын үзенең хезмәтендә төрле дәрәҗәләргә бүлде, алардан Ягькуб балаларын хурлар иде, кыз балаларын калдырып ир балаларын бугазлатыр иде, ул Фиргаун күп бозыклык кылучы фасыйклардан булды.
وَنُرِيدُ أَنْ نَمُنَّ عَلَى الَّذِينَ اسْتُضْعِفُوا فِي الْأَرْضِ وَنَجْعَلَهُمْ أَئِمَّةً وَنَجْعَلَهُمُ الْوَارِثِينَ
Фиргаун кулында изелгән Ягъкуб балаларын коткарып аларга рәхмәт итәргә һәм аларны Имамнар итәргә, һәм дә Фиргаун байлыгына варислар итәргә теләдек.
وَنُمَكِّنَ لَهُمْ فِي الْأَرْضِ وَنُرِيَ فِرْعَوْنَ وَهَامَانَ وَجُنُودَهُمَا مِنْهُمْ مَا كَانُوا يَحْذَرُونَ
Янә Фиргаунгә, Һаманга һәм аларның гаскәрләренә үзләре курыккан Мусаны күрсәтергә теләдек, һәм аларны яхшы җиргә урынлаштырырга теләдек. Фиргаун Ягъкуб балаларыннан куркып аларның ир балаларын үтертә барды, әмма үзенең башына җитәчәк Мусаны үзе тәрбияләп үстерде.
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ أُمِّ مُوسَىٰ أَنْ أَرْضِعِيهِ ۖ فَإِذَا خِفْتِ عَلَيْهِ فَأَلْقِيهِ فِي الْيَمِّ وَلَا تَخَافِي وَلَا تَحْزَنِي ۖ إِنَّا رَادُّوهُ إِلَيْكِ وَجَاعِلُوهُ مِنَ الْمُرْسَلِينَ
Мусаның анасына балаң Мусаны имез, әгәр үтерүләреннән курыксаң, Мусаны Нил дәрьясына сал, батар дип курыкма, һәм кулыңнан китүенә кайгырмагыл, Без аны сиңа кайтарачакбыз вә аны пәйгамбәрләрдән кылачакбыз. Анасы Мусаны өч ай имезде, аннары куркып сандыкка салып, Нил дәрьясына ташлады.

Choose other languages: