Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qalam Ayahs #21 Translated in Tatar

إِنَّا بَلَوْنَاهُمْ كَمَا بَلَوْنَا أَصْحَابَ الْجَنَّةِ إِذْ أَقْسَمُوا لَيَصْرِمُنَّهَا مُصْبِحِينَ
Тәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен бәлаләндергәнебез кеби Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр: Әгәр хөрмәбезне фәкыйрьләргә бирсәк, үзебезгә аз калыр, фәкыйрьләр килгәнче, бакчабызга иртүк барып җимешләрне җыеп алыйк, – дип. Алар таң вакытыңда бакчадан җимешләрне җыеп алырбыз, дип ант иттеләр.
وَلَا يَسْتَثْنُونَ
Ләкин алар Аллаһ теләсә димәделәр.
فَطَافَ عَلَيْهَا طَائِفٌ مِنْ رَبِّكَ وَهُمْ نَائِمُونَ
Ул бакчада Раббыңнан бер бәла әйләнде, алар әле бу вакытта йокыда иделәр.
فَأَصْبَحَتْ كَالصَّرِيمِ
Ул бакча агачсыз, җимешсез коры җир булып әверелде.
فَتَنَادَوْا مُصْبِحِينَ
Бу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар.

Choose other languages: