Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qalam Ayahs #18 Translated in Tatar

أَنْ كَانَ ذَا مَالٍ وَبَنِينَ
Ул күп мал вә күп бала иясе булганы өчен генә аңа һич итагать итмә һәм дус булма!
إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ آيَاتُنَا قَالَ أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ
Әгәр аңа Безнең аятьләребез укылса, ул явыз әйтәдер: Бу әүвәлгеләрдән калган әкият, – дип.
سَنَسِمُهُ عَلَى الْخُرْطُومِ
Без аның борынына тиз билге ясарбыз. Бәдер сугышында аның борыны киселде. Ул Вәлид исемле явыз кеше иде. Андый явыз кешеләргә дус булырга Аллаһудан һич рөхсәт юк.
إِنَّا بَلَوْنَاهُمْ كَمَا بَلَوْنَا أَصْحَابَ الْجَنَّةِ إِذْ أَقْسَمُوا لَيَصْرِمُنَّهَا مُصْبِحِينَ
Тәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен бәлаләндергәнебез кеби Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр: Әгәр хөрмәбезне фәкыйрьләргә бирсәк, үзебезгә аз калыр, фәкыйрьләр килгәнче, бакчабызга иртүк барып җимешләрне җыеп алыйк, – дип. Алар таң вакытыңда бакчадан җимешләрне җыеп алырбыз, дип ант иттеләр.
وَلَا يَسْتَثْنُونَ
Ләкин алар Аллаһ теләсә димәделәр.

Choose other languages: