Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Munafiqoon Ayahs #11 Translated in Tatar

يَقُولُونَ لَئِنْ رَجَعْنَا إِلَى الْمَدِينَةِ لَيُخْرِجَنَّ الْأَعَزُّ مِنْهَا الْأَذَلَّ ۚ وَلِلَّهِ الْعِزَّةُ وَلِرَسُولِهِ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَلَٰكِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَا يَعْلَمُونَ
Ул монафикълар әйтерләр: Әгәр Мәдинәга кайтсак, әлбәттә, дәрәҗәдә өстенрәк кеше түбәнрәк кешене Мәдинәдән чыгарачак – дип. Ягъни бер сугыштан соң монафикъларның башлыгы, әгәр Мәдинәгә кайтсак, әлбәттә, Мухәммәдне вә аңа ияргәннәрне шәһәрдән чыгарачакбыз, диде. Бит куәт һәм өстенлек Аллаһудадыр вә Аллаһудан Аның рәсүленәдер һәм мөэминнәргәдер, ләкин монафикълар ул хакта һичнәрсә белмиләр.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُلْهِكُمْ أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ عَنْ ذِكْرِ اللَّهِ ۚ وَمَنْ يَفْعَلْ ذَٰلِكَ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ
Ий мөэминнәр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз Аллаһ зекереннән алдамасын, намаздан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылудан гафил итмәсен. Әгәр бу эшне берәү кылса, ягъни малына вә балаларына алданып иманына, диненә кимчелек китерсә, андый кешеләр ахирәттә ґәзабта, булып хәсрәтләнүчеләрдер.
وَأَنْفِقُوا مِنْ مَا رَزَقْنَاكُمْ مِنْ قَبْلِ أَنْ يَأْتِيَ أَحَدَكُمُ الْمَوْتُ فَيَقُولَ رَبِّ لَوْلَا أَخَّرْتَنِي إِلَىٰ أَجَلٍ قَرِيبٍ فَأَصَّدَّقَ وَأَكُنْ مِنَ الصَّالِحِينَ
Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирегез сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: Ий Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп яхшы кешеләрдән булыр идем, – дип.
وَلَنْ يُؤَخِّرَ اللَّهُ نَفْسًا إِذَا جَاءَ أَجَلُهَا ۚ وَاللَّهُ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ
Аллаһ сезнең һичберегездән әҗәлне кичектермәс, әгәр аның әҗәле килсә. Аллаһ сезнең барча эшләрегездән хәбәрдардыр.

Choose other languages: