Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mumenoon Ayahs #100 Translated in Tatar

ادْفَعْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ السَّيِّئَةَ ۚ نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَصِفُونَ
Сиңа кылган явызлыкларыны сабыр итеп яхшылык илә кайтар, сине нәрсә белән сыйфатлаганнарын Без беләбез.
وَقُلْ رَبِّ أَعُوذُ بِكَ مِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِينِ
Әйт: Йә Рабби, шайтаннарның вәсвәсәсеннән Синең белән сакланырмын.
وَأَعُوذُ بِكَ رَبِّ أَنْ يَحْضُرُونِ
Ий Раббым, янә эшләремдә вә намазда шайтаннарның миңа якын килүләреннән Сиңа сыенамын вә Синең беләк сакланамын.
حَتَّىٰ إِذَا جَاءَ أَحَدَهُمُ الْمَوْتُ قَالَ رَبِّ ارْجِعُونِ
Динсезләрнең берсенә үлем килсә, ий Раббым, мине дөньяга кире кайтар дияр.
لَعَلِّي أَعْمَلُ صَالِحًا فِيمَا تَرَكْتُ ۚ كَلَّا ۚ إِنَّهَا كَلِمَةٌ هُوَ قَائِلُهَا ۖ وَمِنْ وَرَائِهِمْ بَرْزَخٌ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Шаять мин кылмый куйган изге гамәлләрне кылармын. Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең! Әлбәттә, ул бер сүздер, әйтүчесе ифрат кайгысыннан әйтте ләкин, файдасы юк, бит аларның алларында пәрдә бар, аларны кайтудан тыяр кубарылачак көнгә чаклы.

Choose other languages: