Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mumenoon Ayahs #112 Translated in Tatar

قَالَ اخْسَئُوا فِيهَا وَلَا تُكَلِّمُونِ
Аллаһ әйтер: Хур булганыгыз хәлдә рәхмәтемнән ерак булыгыз һәм Минем белән сөйләшмәгез.
إِنَّهُ كَانَ فَرِيقٌ مِنْ عِبَادِي يَقُولُونَ رَبَّنَا آمَنَّا فَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّاحِمِينَ
Бит Минем бәндәләремнән бер җәмәгать әйтер булды: Ий Раббыбыз без Сиңа иман китердек, безне ярлыкагыл һәм безгә рәхмәт ит, Син бит рәхмәт итүчеләрнең хәерлесесең.
فَاتَّخَذْتُمُوهُمْ سِخْرِيًّا حَتَّىٰ أَنْسَوْكُمْ ذِكْرِي وَكُنْتُمْ مِنْهُمْ تَضْحَكُونَ
Ий сез җәһәннәмгә кергән кешеләр, әнә шул хак мөэмин җәмәгатен мәсхәрә итеп тоттыгыз хәтта Минем зекеремне оныттыгыз, вә мөэминнәрдән көләр булдыгыз.
إِنِّي جَزَيْتُهُمُ الْيَوْمَ بِمَا صَبَرُوا أَنَّهُمْ هُمُ الْفَائِزُونَ
Сезнең золымнарыгызга сабыр итүләре өчен бүген аларны изге җәза белән җәзаладым, тәхкыйк алар изге теләкләренә ирештеләр.
قَالَ كَمْ لَبِثْتُمْ فِي الْأَرْضِ عَدَدَ سِنِينَ
Аллаһ кыямәт көнне кешеләрдән: Дөньяда күпме тордыгыз, ел саны белән? – дип сорар.

Choose other languages: