Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mumenoon Ayahs #115 Translated in Tatar

إِنِّي جَزَيْتُهُمُ الْيَوْمَ بِمَا صَبَرُوا أَنَّهُمْ هُمُ الْفَائِزُونَ
Сезнең золымнарыгызга сабыр итүләре өчен бүген аларны изге җәза белән җәзаладым, тәхкыйк алар изге теләкләренә ирештеләр.
قَالَ كَمْ لَبِثْتُمْ فِي الْأَرْضِ عَدَدَ سِنِينَ
Аллаһ кыямәт көнне кешеләрдән: Дөньяда күпме тордыгыз, ел саны белән? – дип сорар.
قَالُوا لَبِثْنَا يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ فَاسْأَلِ الْعَادِّينَ
Әйттеләр: Бер көн тордык яки бер көннән азрак тордык, кешеләрнең гомерләрен вә гамәлләрен санаучы фәрештәләрдән сорагыл.
قَالَ إِنْ لَبِثْتُمْ إِلَّا قَلِيلًا ۖ لَوْ أَنَّكُمْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ
Аллаһ әйтер: Дөньяда һәм кабердә бик аз тордыгыз, әгәр үзегезнең күпме торганыгызны белсәгез.
أَفَحَسِبْتُمْ أَنَّمَا خَلَقْنَاكُمْ عَبَثًا وَأَنَّكُمْ إِلَيْنَا لَا تُرْجَعُونَ
Әйә Без сезне хикмәтсез буш вә батыл итеп халык кылдык дип уйлаган идегезме, һәм Безгә кайтарылмабыз дип уйлаган идегезме?

Choose other languages: