Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mulk Ayahs #27 Translated in Tatar

قُلْ هُوَ الَّذِي أَنْشَأَكُمْ وَجَعَلَ لَكُمُ السَّمْعَ وَالْأَبْصَارَ وَالْأَفْئِدَةَ ۖ قَلِيلًا مَا تَشْكُرُونَ
Әйт: Ул – Аллаһ сезне юктан бар кылды вә сезгә хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, вә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр.
قُلْ هُوَ الَّذِي ذَرَأَكُمْ فِي الْأَرْضِ وَإِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Әйт: Ул – Аллаһ сезне җирдә яратты, вә Аның хозурына кубарылырсыз.
وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Кәферләр әйтәләр: вәгъдә ителгән кыямәт көне кайчан була, дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, әйтегез? – дип.
قُلْ إِنَّمَا الْعِلْمُ عِنْدَ اللَّهِ وَإِنَّمَا أَنَا نَذِيرٌ مُبِينٌ
Әйт: Шиксез, ул кыямәтнең вакытын Аллаһ кына белер, вә мин фәкать хисаб вә ґәзаб белән куркытучы гынамын.
فَلَمَّا رَأَوْهُ زُلْفَةً سِيئَتْ وُجُوهُ الَّذِينَ كَفَرُوا وَقِيلَ هَٰذَا الَّذِي كُنْتُمْ بِهِ تَدَّعُونَ
Һәм ґәзабны бик якыннан күргәннәре вакытта, хакны инкяр итүче кәферләрнең йөзләре каралыр, вә аларга әйтелер: Бу – шул ґәзабтыр, сез аны ашыгып көтәдер идегез!

Choose other languages: