Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mujadala Ayahs #10 Translated in Tatar

يَوْمَ يَبْعَثُهُمُ اللَّهُ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُهُمْ بِمَا عَمِلُوا ۚ أَحْصَاهُ اللَّهُ وَنَسُوهُ ۚ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدٌ
Аллаһ кыямәт көнне аларның барчасын кубарыр вә кылган эшләреннән хәбәр бирер, алар эшләп оныткан гамәлләрне Аллаһ барын да санаган һәм язган, Аллаһ һәрнәрсәгә шаһиддер Аңа һичнәрсә яшерен түгел.
أَلَمْ تَرَ أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۖ مَا يَكُونُ مِنْ نَجْوَىٰ ثَلَاثَةٍ إِلَّا هُوَ رَابِعُهُمْ وَلَا خَمْسَةٍ إِلَّا هُوَ سَادِسُهُمْ وَلَا أَدْنَىٰ مِنْ ذَٰلِكَ وَلَا أَكْثَرَ إِلَّا هُوَ مَعَهُمْ أَيْنَ مَا كَانُوا ۖ ثُمَّ يُنَبِّئُهُمْ بِمَا عَمِلُوا يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۚ إِنَّ اللَّهَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ
Әйә беләсеңме, тәхкыйк Аллаһ җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер, булмас өч кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ дүртенчесе булып сүзләрен тыңлар, булмас биш кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ алтынчысы булып сүзләрен ишетер, дәхи болардан азрак бер яки ике кеше, яки күбрәк алты, җиде кеше сөйләшмәсләр, мәгәр Ул – Аллаһ алар белән бергәдер кайда гына булсалар да, соңра аларның эшләгән эшләреннән хәбәр бирер кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер.
أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ نُهُوا عَنِ النَّجْوَىٰ ثُمَّ يَعُودُونَ لِمَا نُهُوا عَنْهُ وَيَتَنَاجَوْنَ بِالْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَمَعْصِيَتِ الرَّسُولِ وَإِذَا جَاءُوكَ حَيَّوْكَ بِمَا لَمْ يُحَيِّكَ بِهِ اللَّهُ وَيَقُولُونَ فِي أَنْفُسِهِمْ لَوْلَا يُعَذِّبُنَا اللَّهُ بِمَا نَقُولُ ۚ حَسْبُهُمْ جَهَنَّمُ يَصْلَوْنَهَا ۖ فَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел, – дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا تَنَاجَيْتُمْ فَلَا تَتَنَاجَوْا بِالْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَمَعْصِيَتِ الرَّسُولِ وَتَنَاجَوْا بِالْبِرِّ وَالتَّقْوَىٰ ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ الَّذِي إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Ий мөэминнәр әгәр яшерен сөйләшсәгез, гөнаһлы вә дошманлык сүзләре белән сөйләшмәгез, һәм пәйгамбәргә гөнаһлы була торган сүзләрне сөйләмәгез, бәлки яхшылык турында һәм гөнаһтан саклану турында сөйләшегез, вә барчагыз да кубарылып Аның Хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз!
إِنَّمَا النَّجْوَىٰ مِنَ الشَّيْطَانِ لِيَحْزُنَ الَّذِينَ آمَنُوا وَلَيْسَ بِضَارِّهِمْ شَيْئًا إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ ۚ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ
Яшерен яман сүзләр белән сөйләшмәк фәкать шайтаннандыр, ул шайтан мөэминнәргә һич тә зарар китерүче түгел, мәгәр Аллаһ теләге белән генә китерер, шулай булгач мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар вә эшләрен Аңа тапшырсыннар!

Choose other languages: