Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #103 Translated in Tatar

مَا عَلَى الرَّسُولِ إِلَّا الْبَلَاغُ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ مَا تُبْدُونَ وَمَا تَكْتُمُونَ
Расүл г-мнең бурычы фәкать Аллаһ хөкемнәрен һич үзгәртмичә кешеләргә ирештерү генә. Аллаһ сезнең, күрсәтеп һәм яшереп эшләгән эшләрегезне яхшы белә.
قُلْ لَا يَسْتَوِي الْخَبِيثُ وَالطَّيِّبُ وَلَوْ أَعْجَبَكَ كَثْرَةُ الْخَبِيثِ ۚ فَاتَّقُوا اللَّهَ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
Әйт: пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас, – дип, гәрчә сине нәҗеснең күплеге ґәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз – нәҗес һәм батыл эшләрдән сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз – котылырсыз.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ وَإِنْ تَسْأَلُوا عَنْهَا حِينَ يُنَزَّلُ الْقُرْآنُ تُبْدَ لَكُمْ عَفَا اللَّهُ عَنْهَا ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ حَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә – ул җавап сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында сорасагыз аның җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ гафу итте инде, сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш.
قَدْ سَأَلَهَا قَوْمٌ مِنْ قَبْلِكُمْ ثُمَّ أَصْبَحُوا بِهَا كَافِرِينَ
Сездән әүвәлге каумнәрдә пәйгамбәрләренә шундый сораулар бирделәр – сорауларына җавап бирелгәч, соңра җавапны инкяр итеп, кәфер булып әверелделәр.
مَا جَعَلَ اللَّهُ مِنْ بَحِيرَةٍ وَلَا سَائِبَةٍ وَلَا وَصِيلَةٍ وَلَا حَامٍ ۙ وَلَٰكِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا يَفْتَرُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ ۖ وَأَكْثَرُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ
Аллаһ, кешеләрнең кулындагы хайваннарга: Бәхирә, Саибә, Вәсыйлә, Хам дип исем бирмәде һәм аларны хәрам да кылмады, ләкин кәферләр Аллаһуга ялганны ифтира кылдылар бу хайваннарны Аллаһ хәрам кылды, дип, аларның күпләре аңламыйлар.

Choose other languages: