Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #101 Translated in Tatar

فَمَا اسْطَاعُوا أَنْ يَظْهَرُوهُ وَمَا اسْتَطَاعُوا لَهُ نَقْبًا
Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗ бу дивардан чыгарга кадир булмаслар вә тимер илә бакырдан ясалуы өчен аны тишеп чыгарга да көчләре җитмәс.
قَالَ هَٰذَا رَحْمَةٌ مِنْ رَبِّي ۖ فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ رَبِّي جَعَلَهُ دَكَّاءَ ۖ وَكَانَ وَعْدُ رَبِّي حَقًّا
Зүл-карнәен әйтте: Бу диварны сезгә ясап бирмәклегем Раббымнан рәхмәттер. Раббым вәгъдә кылган кыямәт килсә, Ул без ясаган диварны җир белән тигезләп тузан кыйлыр, Раббымның вәгъдәсе хак булды.
وَتَرَكْنَا بَعْضَهُمْ يَوْمَئِذٍ يَمُوجُ فِي بَعْضٍ ۖ وَنُفِخَ فِي الصُّورِ فَجَمَعْنَاهُمْ جَمْعًا
Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗнең чыккан көнеңдә аларны бер-берсе илә аралаштырып кайнаган су кеби кылырбыз. Кубарылмак өчен сурга өрелсә барча кешеләрне хисаб өчен мәхшәргә җыярбыз.
وَعَرَضْنَا جَهَنَّمَ يَوْمَئِذٍ لِلْكَافِرِينَ عَرْضًا
Кыямәт көнеңдә җәһәннәмне кәферләргә бик якын итеп гарыз кылырбыз.
الَّذِينَ كَانَتْ أَعْيُنُهُمْ فِي غِطَاءٍ عَنْ ذِكْرِي وَكَانُوا لَا يَسْتَطِيعُونَ سَمْعًا
Дөньяда вакытта аларның күзләре Минем вәгазем булган Коръәннән пәрдәләнгән иде һәм хак булган Коръән сүзләрен ишетергә дә кадир түгел иделәр.

Choose other languages: