Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #86 Translated in Tatar

وَأَمَّا الْجِدَارُ فَكَانَ لِغُلَامَيْنِ يَتِيمَيْنِ فِي الْمَدِينَةِ وَكَانَ تَحْتَهُ كَنْزٌ لَهُمَا وَكَانَ أَبُوهُمَا صَالِحًا فَأَرَادَ رَبُّكَ أَنْ يَبْلُغَا أَشُدَّهُمَا وَيَسْتَخْرِجَا كَنْزَهُمَا رَحْمَةً مِنْ رَبِّكَ ۚ وَمَا فَعَلْتُهُ عَنْ أَمْرِي ۚ ذَٰلِكَ تَأْوِيلُ مَا لَمْ تَسْطِعْ عَلَيْهِ صَبْرًا
Әмма мин турайткан койма шәһәрдә ике ятим баланыкы иде, ул койма астында ятимнәр өчен яшергән мал бар иде, вә аларның аталары изге кеше иде, синең, Раббың теләде, ул ике ятимнең үсеп гакыллы булуларын һәм үсеп җиткәч малларын чыгарып алуларын, шуның өчен коймаларын турайтуым аларга Раббыңнан рәхмәттер. Ий Муса, бу эшләрне мин үзлегемнән эшләмәдем, мәгәр Аллаһ әмере белән эшләдем. Ошбу сиңа бәян кыйлган нәрсәләр синең дәшми торырга сабырлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвиледер.
وَيَسْأَلُونَكَ عَنْ ذِي الْقَرْنَيْنِ ۖ قُلْ سَأَتْلُو عَلَيْكُمْ مِنْهُ ذِكْرًا
Ий Мухәммәд г-м, синнән Зүл-карнәен хәленнән сорыйлар. Әйт: Мин сезгә аның хәленнән хәбәр бирермен.
إِنَّا مَكَّنَّا لَهُ فِي الْأَرْضِ وَآتَيْنَاهُ مِنْ كُلِّ شَيْءٍ سَبَبًا
Без Аңа җир өстендә һәрнәрсәдән файдаланырга мөмкинлек бирдек вә аңа җир өстендә тизлек белән йөри торган сәбәпне бирдек һәм һәр эшнең сәбәбен бирдек.
فَأَتْبَعَ سَبَبًا
Һәм җир өстендә йөрү сәбәбенә иярде.
حَتَّىٰ إِذَا بَلَغَ مَغْرِبَ الشَّمْسِ وَجَدَهَا تَغْرُبُ فِي عَيْنٍ حَمِئَةٍ وَوَجَدَ عِنْدَهَا قَوْمًا ۗ قُلْنَا يَا ذَا الْقَرْنَيْنِ إِمَّا أَنْ تُعَذِّبَ وَإِمَّا أَنْ تَتَّخِذَ فِيهِمْ حُسْنًا
Сәбәп белән кояш бата торган таманга иреште, кояшның балчыклы чишмәгә батканын күрде, вә кояш баткан таманда бер кавемне тапты. Без әйттек: Ий Зүл-карнәен, теләсәң ул кавемне имансыз булганнары өчен ґәзаб кыл, вә теләсәң аларга яхшылык итеп шәригатьне өйрәт.

Choose other languages: