Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #76 Translated in Tatar

قَالَ أَلَمْ أَقُلْ إِنَّكَ لَنْ تَسْتَطِيعَ مَعِيَ صَبْرًا
Хозыр г-м әйтте: Ий Муса, мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә сабырлыгың җитмәс, дип?
قَالَ لَا تُؤَاخِذْنِي بِمَا نَسِيتُ وَلَا تُرْهِقْنِي مِنْ أَمْرِي عُسْرًا
Муса г-м әйтте: Онытып васыятеңне тотмавым сәбәпле миңа җәза бирмәгел вә эшемдә яки сиңа иярмәктә миңа авырлыкны йөкләмәгел!
فَانْطَلَقَا حَتَّىٰ إِذَا لَقِيَا غُلَامًا فَقَتَلَهُ قَالَ أَقَتَلْتَ نَفْسًا زَكِيَّةً بِغَيْرِ نَفْسٍ لَقَدْ جِئْتَ شَيْئًا نُكْرًا
Һәм көймәдән чыгып юлларына киттеләр, барганда уйнап йөрүче балаларга очырап, араларыннан бер матур сабыйны Хозыр г-м үтерде, Муса г-м әйтте: Әйә гөнаһтан пакь баланы үтердеңме, ул һичкемне үтермәгән иде? Тәхкыйк син бу юлы яманрак эш кыйлдың!
قَالَ أَلَمْ أَقُلْ لَكَ إِنَّكَ لَنْ تَسْتَطِيعَ مَعِيَ صَبْرًا
Хозыр г-м әйтте: Әйә мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс, дип.
قَالَ إِنْ سَأَلْتُكَ عَنْ شَيْءٍ بَعْدَهَا فَلَا تُصَاحِبْنِي ۖ قَدْ بَلَغْتَ مِنْ لَدُنِّي عُذْرًا
Муса г-м әйтте: Әгәр моннан соң янә синнән бер нәрсәне сорасам, ул вакытта мине юлдаш кылмассың, тәхкыйк минем тарафтан булган гозерләрне тыңлап чигенә җиткердең, моннан соң гозер күрсәтергә хәлем калмады.

Choose other languages: