Surah Al-Kahf Ayahs #24 Translated in Tatar
إِنَّهُمْ إِنْ يَظْهَرُوا عَلَيْكُمْ يَرْجُمُوكُمْ أَوْ يُعِيدُوكُمْ فِي مِلَّتِهِمْ وَلَنْ تُفْلِحُوا إِذًا أَبَدًا
Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз, – диделәр.
وَكَذَٰلِكَ أَعْثَرْنَا عَلَيْهِمْ لِيَعْلَمُوا أَنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَأَنَّ السَّاعَةَ لَا رَيْبَ فِيهَا إِذْ يَتَنَازَعُونَ بَيْنَهُمْ أَمْرَهُمْ ۖ فَقَالُوا ابْنُوا عَلَيْهِمْ بُنْيَانًا ۖ رَبُّهُمْ أَعْلَمُ بِهِمْ ۚ قَالَ الَّذِينَ غَلَبُوا عَلَىٰ أَمْرِهِمْ لَنَتَّخِذَنَّ عَلَيْهِمْ مَسْجِدًا
Каты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен. Егетләр тау тишегенә керделәр аннары тишек ябылды һәм егетләр җан тәслим иттеләр. Бу хәлне патша һәм кавеме күрделәр. Боларның хәлен күргән кешеләр шул тау өстенә истәлек өчен нәрсә булса да төзү хакында низагълаштылар. Алардан бер таифә: Тау өстенә йортлар салыйк, – диде. Бер таифә әйтте: Аларның хәлен Аллаһ белә. Вә аларның хәлен яхшырак белгән таифә әйтте: Алар өстенә, әлбәттә, тәбрикләп мәсҗид бина кылабыз, – дип.
سَيَقُولُونَ ثَلَاثَةٌ رَابِعُهُمْ كَلْبُهُمْ وَيَقُولُونَ خَمْسَةٌ سَادِسُهُمْ كَلْبُهُمْ رَجْمًا بِالْغَيْبِ ۖ وَيَقُولُونَ سَبْعَةٌ وَثَامِنُهُمْ كَلْبُهُمْ ۚ قُلْ رَبِّي أَعْلَمُ بِعِدَّتِهِمْ مَا يَعْلَمُهُمْ إِلَّا قَلِيلٌ ۗ فَلَا تُمَارِ فِيهِمْ إِلَّا مِرَاءً ظَاهِرًا وَلَا تَسْتَفْتِ فِيهِمْ مِنْهُمْ أَحَدًا
Тау тишегендә калган егетләрнең саны хакында бәгъзеләр әйттеләр: Ул егетләр өчәү булып, дүртенчесе этләре иде, – дип. Вә бәгъзеләре әйтерләр: Ул егетләр биш булып алтынчысы этләре иде, – дип. Ләкин шулай әйтүләре белеп түгел, бәлки зан гынадыр. Вә мөселманнар әйтерләр: Ул егетләр җиде булып, сигезенчесе этләре иде, – дип. Әйт Ул егетләрнең санын Раббым белә, аларның хәлен аз кешеләр белер. Син алар хакында кешеләр белән бәхәсләшмә, мәгәр Коръәндә әйтелгәннәрне генә әйт вә аларның хәлен һичкемнән сорама.
وَلَا تَقُولَنَّ لِشَيْءٍ إِنِّي فَاعِلٌ ذَٰلِكَ غَدًا
Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: Мин иртәгә бу эшне эшләрмен, – димә.
إِلَّا أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ ۚ وَاذْكُرْ رَبَّكَ إِذَا نَسِيتَ وَقُلْ عَسَىٰ أَنْ يَهْدِيَنِ رَبِّي لِأَقْرَبَ مِنْ هَٰذَا رَشَدًا
Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен, – дип әйт! Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, – дип әйтергә онытсаң, хәтереңә килгәч тә: Аллаһ теләсә, – дип әйт! Янә әйт: Бу егетләрнең барча хәлләрен Раббымның миңа белдермәге өметледер.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
