Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Jumua Ayahs #8 Translated in Tatar

ذَٰلِكَ فَضْلُ اللَّهِ يُؤْتِيهِ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَاللَّهُ ذُو الْفَضْلِ الْعَظِيمِ
Кешеләрне ислам диненә кертү, Аллаһуның юмартлыгыдыр, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ олугъ юмартлык ияседер.
مَثَلُ الَّذِينَ حُمِّلُوا التَّوْرَاةَ ثُمَّ لَمْ يَحْمِلُوهَا كَمَثَلِ الْحِمَارِ يَحْمِلُ أَسْفَارًا ۚ بِئْسَ مَثَلُ الْقَوْمِ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِ اللَّهِ ۚ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Тәүрат китабы бирелеп аның белән гамәл кылу бурычы йөкләтелеп тә соңра аның белән гамәл кылмаучы яһүдләрнең мисалы, китап күтәргән ишәк кебидер. Ишәккә нинди файда бар китап күтәреп йөрүдә? Яһүдләр Тәүратны укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар, коры укуда аларга нинди файда? Шулай ук мөселманбыз дигәннәребезнең күберәге, Коръән укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар һәм Коръән күрсәткән юлдан бармыйлар. Боларның да китап күтәргән ишәктән нинди аермалары бар? Аллаһуның аятьләрен ялганга тотучы һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең мисалы нинди яман мисалдыр. Аллаһ, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне туры юлга күндермәс.
قُلْ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ هَادُوا إِنْ زَعَمْتُمْ أَنَّكُمْ أَوْلِيَاءُ لِلَّهِ مِنْ دُونِ النَّاسِ فَتَمَنَّوُا الْمَوْتَ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Коръәнне кабул итмәүче яһүдләргә әйт: Ий яһүдләр! Бөтен дөнья кешеләреннән башка без генә Аллаһ дуслары дигән сүзегезне дөресләргә теләсәгез, Аллаһудан үлемне сорагыз, без генә Аллаһ дуслары дигән сүзләрегез дөрес булса!
وَلَا يَتَمَنَّوْنَهُ أَبَدًا بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيهِمْ ۚ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالظَّالِمِينَ
Алар Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар, Аллаһуга каршы кылган кабахәт эшләре сәбәпле. Аллаһ залимнәрнең бозык эшләрен беләдер.
قُلْ إِنَّ الْمَوْتَ الَّذِي تَفِرُّونَ مِنْهُ فَإِنَّهُ مُلَاقِيكُمْ ۖ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَىٰ عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Аларга әйт: Сез аңардан куркып качкан үлем сезне каршы алучыдыр, соңра әшкәрәне вә яшеренне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, Ул кылган эшләрегездән сезгә хәбәр бирер.

Choose other languages: