Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Jathiya Ayahs #31 Translated in Tatar

وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ وَيَوْمَ تَقُومُ السَّاعَةُ يَوْمَئِذٍ يَخْسَرُ الْمُبْطِلُونَ
Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр.
وَتَرَىٰ كُلَّ أُمَّةٍ جَاثِيَةً ۚ كُلُّ أُمَّةٍ تُدْعَىٰ إِلَىٰ كِتَابِهَا الْيَوْمَ تُجْزَوْنَ مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер.
هَٰذَا كِتَابُنَا يَنْطِقُ عَلَيْكُمْ بِالْحَقِّ ۚ إِنَّا كُنَّا نَسْتَنْسِخُ مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек.
فَأَمَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فَيُدْخِلُهُمْ رَبُّهُمْ فِي رَحْمَتِهِ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْمُبِينُ
Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер.
وَأَمَّا الَّذِينَ كَفَرُوا أَفَلَمْ تَكُنْ آيَاتِي تُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فَاسْتَكْبَرْتُمْ وَكُنْتُمْ قَوْمًا مُجْرِمِينَ
Вә әмма имансыз кешеләргә: Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз, – диелер.

Choose other languages: