Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #91 Translated in Tatar

إِلَّا رَحْمَةً مِنْ رَبِّكَ ۚ إِنَّ فَضْلَهُ كَانَ عَلَيْكَ كَبِيرًا
Мәгәр Раббыңнан рәхмәт йөзеннән Коръән Кәрим сакланадыр, чөнки Аллаһуның фазълы рәхмәте сиңа олугъдыр.
قُلْ لَئِنِ اجْتَمَعَتِ الْإِنْسُ وَالْجِنُّ عَلَىٰ أَنْ يَأْتُوا بِمِثْلِ هَٰذَا الْقُرْآنِ لَا يَأْتُونَ بِمِثْلِهِ وَلَوْ كَانَ بَعْضُهُمْ لِبَعْضٍ ظَهِيرًا
Гакыллы кешеләргә әйт: Әгәр кешеләр һәм җеннәр барчасы бер урынга җыелып, Коръән кебек бер китап иҗат итәргә теләсәләр бер-берсенә ярдәмләшеп Коръәнгә охшатып бер китап иҗат итәргә тырышсалар да, һич тә иҗат итә алмаслар.
وَلَقَدْ صَرَّفْنَا لِلنَّاسِ فِي هَٰذَا الْقُرْآنِ مِنْ كُلِّ مَثَلٍ فَأَبَىٰ أَكْثَرُ النَّاسِ إِلَّا كُفُورًا
Тәхкыйк Без бу Коръәндә кешеләр өчен һәртөрле мисалларны вә ґәҗәеп гыйбрәтләрне күрсәттек, хөкемнәрен ачык аңлаттык, шулай булса да кешеләрнең күбрәге Коръән белән гамәл кыйлудан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар.
وَقَالُوا لَنْ نُؤْمِنَ لَكَ حَتَّىٰ تَفْجُرَ لَنَا مِنَ الْأَرْضِ يَنْبُوعًا
Кәферләр әйттеләр: Син безгә җирдән чишмә чыгарып бирмичә торып, сиңа, ягъни пәйгамбәрлегеңә, ышанмыйбыз.
أَوْ تَكُونَ لَكَ جَنَّةٌ مِنْ نَخِيلٍ وَعِنَبٍ فَتُفَجِّرَ الْأَنْهَارَ خِلَالَهَا تَفْجِيرًا
Яки йөзем, хөрмә бакчаң булып араларыннан чишмәләрне агызганыңча.

Choose other languages: