Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #87 Translated in Tatar

وَإِذَا أَنْعَمْنَا عَلَى الْإِنْسَانِ أَعْرَضَ وَنَأَىٰ بِجَانِبِهِ ۖ وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ كَانَ يَئُوسًا
Әгәр адәм баласына киңлек, рәхәтлек бирсәк, аның, Шөкереннән баш тартып, яны белән әйләнеп, шәригатебездән ерак йөридер, вә әгәр аны каза авырлык тотса, Аллаһуның рәхмәтеннән өметсез буладыр.
قُلْ كُلٌّ يَعْمَلُ عَلَىٰ شَاكِلَتِهِ فَرَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِمَنْ هُوَ أَهْدَىٰ سَبِيلًا
Әйт: Һәркем нәфесенә ияреп үзе теләгәнчә эш кыйладыр, әмма Раббыгыз беләдер туры юлга кем ныгырак күнелүче икәнне. Үз белдеге белән йөргән кеше туры юлны таба алмас.
وَيَسْأَلُونَكَ عَنِ الرُّوحِ ۖ قُلِ الرُّوحُ مِنْ أَمْرِ رَبِّي وَمَا أُوتِيتُمْ مِنَ الْعِلْمِ إِلَّا قَلِيلًا
Синнән рух турында сорашалар, син аларга әйт: Рух Аллаһуның бер мәхлукы ки, аны Аллаһудан башка һичкем белмидер, сезгә, ий кешеләр, белемнән өлеш бик аз бирелде.
وَلَئِنْ شِئْنَا لَنَذْهَبَنَّ بِالَّذِي أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ ثُمَّ لَا تَجِدُ لَكَ بِهِ عَلَيْنَا وَكِيلًا
Ий Мухәммәд г-м, әгәр теләсәк сиңа иңдергән Коръәнне кәгазьдән һәм күңелеңнән алыр идек, соңра бу эштән Безне тыярга ярдәмче тапмас идең.
إِلَّا رَحْمَةً مِنْ رَبِّكَ ۚ إِنَّ فَضْلَهُ كَانَ عَلَيْكَ كَبِيرًا
Мәгәр Раббыңнан рәхмәт йөзеннән Коръән Кәрим сакланадыр, чөнки Аллаһуның фазълы рәхмәте сиңа олугъдыр.

Choose other languages: