Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #43 Translated in Tatar

ذَٰلِكَ مِمَّا أَوْحَىٰ إِلَيْكَ رَبُّكَ مِنَ الْحِكْمَةِ ۗ وَلَا تَجْعَلْ مَعَ اللَّهِ إِلَٰهًا آخَرَ فَتُلْقَىٰ فِي جَهَنَّمَ مَلُومًا مَدْحُورًا
Ошбу хөкемнәр Аллаңуның хикмәтеннән сиңа вәхий ителгән хөкемнәрдер, хикмәт Аллаһ иңдергән Коръәндәдер. Аллаһ янына тагын бер нәрсәне Аллаһ итеп алма! Әгәр ул эшне эшләсәң, Аллаһуның рәхмәтеннән киселгән булырсың һәм шелтәләнгән хәлдә җәһәннәмгә ташланырсың.
أَفَأَصْفَاكُمْ رَبُّكُمْ بِالْبَنِينَ وَاتَّخَذَ مِنَ الْمَلَائِكَةِ إِنَاثًا ۚ إِنَّكُمْ لَتَقُولُونَ قَوْلًا عَظِيمًا
Ий сез мөшрикләр! Раббыгыз сезгә ир балаларны хаслаб, үзенә фәрештәләрне кызлар итеп алдымы? Сез Аллаһ өстенә бик олугъ яман сүзләр әйтәсез.
وَلَقَدْ صَرَّفْنَا فِي هَٰذَا الْقُرْآنِ لِيَذَّكَّرُوا وَمَا يَزِيدُهُمْ إِلَّا نُفُورًا
Тәхкыйк бу Коръәндә барча хөкемнәрне бәян иттек кешеләр укып вәгазьләнсеннәр өчен, ләкин Коръән мөшрикләргә нәфрәттән башканы арттырмады.
قُلْ لَوْ كَانَ مَعَهُ آلِهَةٌ كَمَا يَقُولُونَ إِذًا لَابْتَغَوْا إِلَىٰ ذِي الْعَرْشِ سَبِيلًا
Әйт: Алар әйткәнчә Аллаһ белән янә башка Аллалар булса иде, әлбәттә, ул Аллалар, бер генә булган Аллаһу тәгаләдән өстен булырга юл эзләр иделәр.
سُبْحَانَهُ وَتَعَالَىٰ عَمَّا يَقُولُونَ عُلُوًّا كَبِيرًا
Мөшрикләр әйткән сүздән Аллаһу тәгалә бик тә пакь вә алар тиңләгән дәрәҗәдән бик олугъ дәрәҗә бөектер.

Choose other languages: