Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #27 Translated in Tatar

وَقَضَىٰ رَبُّكَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا ۚ إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِنْدَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلَاهُمَا فَلَا تَقُلْ لَهُمَا أُفٍّ وَلَا تَنْهَرْهُمَا وَقُلْ لَهُمَا قَوْلًا كَرِيمًا
Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга уф та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел!
وَاخْفِضْ لَهُمَا جَنَاحَ الذُّلِّ مِنَ الرَّحْمَةِ وَقُلْ رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا
Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!
رَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِمَا فِي نُفُوسِكُمْ ۚ إِنْ تَكُونُوا صَالِحِينَ فَإِنَّهُ كَانَ لِلْأَوَّابِينَ غَفُورًا
Күңелләрегездә нинди ниятләр вә теләкләр барын Аллаһ белә, әгәр күңелләрегез яхшы булса, Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итәдер.
وَآتِ ذَا الْقُرْبَىٰ حَقَّهُ وَالْمِسْكِينَ وَابْنَ السَّبِيلِ وَلَا تُبَذِّرْ تَبْذِيرًا
Дәхи якын кардәшләрнең вә мескеннәрнең вә мосафирларның хакларын бир! Әмма малыңны тиешсез җирләргә исраф итмә!
إِنَّ الْمُبَذِّرِينَ كَانُوا إِخْوَانَ الشَّيَاطِينِ ۖ وَكَانَ الشَّيْطَانُ لِرَبِّهِ كَفُورًا
Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына кәфер булды.

Choose other languages: