Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #65 Translated in Tatar

فَلَمَّا جَاءَ آلَ لُوطٍ الْمُرْسَلُونَ
Бу фәрештәләр Лут ґәләйһис-сәлам янына баргач
قَالَ إِنَّكُمْ قَوْمٌ مُنْكَرُونَ
Лут әйтте: Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз.
قَالُوا بَلْ جِئْنَاكَ بِمَا كَانُوا فِيهِ يَمْتَرُونَ
Фәрештәләр әйттеләр: Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар.
وَأَتَيْنَاكَ بِالْحَقِّ وَإِنَّا لَصَادِقُونَ
Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр.
فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِنَ اللَّيْلِ وَاتَّبِعْ أَدْبَارَهُمْ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنْكُمْ أَحَدٌ وَامْضُوا حَيْثُ تُؤْمَرُونَ
Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз!

Choose other languages: