Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #67 Translated in Tatar

قَالُوا بَلْ جِئْنَاكَ بِمَا كَانُوا فِيهِ يَمْتَرُونَ
Фәрештәләр әйттеләр: Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар.
وَأَتَيْنَاكَ بِالْحَقِّ وَإِنَّا لَصَادِقُونَ
Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр.
فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِنَ اللَّيْلِ وَاتَّبِعْ أَدْبَارَهُمْ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنْكُمْ أَحَدٌ وَامْضُوا حَيْثُ تُؤْمَرُونَ
Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз!
وَقَضَيْنَا إِلَيْهِ ذَٰلِكَ الْأَمْرَ أَنَّ دَابِرَ هَٰؤُلَاءِ مَقْطُوعٌ مُصْبِحِينَ
Шәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты киселәсе, ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар.
وَجَاءَ أَهْلُ الْمَدِينَةِ يَسْتَبْشِرُونَ
Кеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, йөгерешеп килделәр, шатланып.

Choose other languages: