Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #32 Translated in Tatar

وَإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَائِكَةِ إِنِّي خَالِقٌ بَشَرًا مِنْ صَلْصَالٍ مِنْ حَمَإٍ مَسْنُونٍ
Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм ґәләйһис-сәләмне халык кылачакмын.
فَإِذَا سَوَّيْتُهُ وَنَفَخْتُ فِيهِ مِنْ رُوحِي فَقَعُوا لَهُ سَاجِدِينَ
Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз!
فَسَجَدَ الْمَلَائِكَةُ كُلُّهُمْ أَجْمَعُونَ
Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар.
إِلَّا إِبْلِيسَ أَبَىٰ أَنْ يَكُونَ مَعَ السَّاجِدِينَ
Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты.
قَالَ يَا إِبْلِيسُ مَا لَكَ أَلَّا تَكُونَ مَعَ السَّاجِدِينَ
Аллаһу тәгалә әйтте: Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?

Choose other languages: