Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #18 Translated in Tatar

وَلَوْ فَتَحْنَا عَلَيْهِمْ بَابًا مِنَ السَّمَاءِ فَظَلُّوا فِيهِ يَعْرُجُونَ
Ул кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, кәферләр шуны күреп торсалар
لَقَالُوا إِنَّمَا سُكِّرَتْ أَبْصَارُنَا بَلْ نَحْنُ قَوْمٌ مَسْحُورُونَ
әлбәттә, әйтерләр иде: Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд безне сихерләгән.
وَلَقَدْ جَعَلْنَا فِي السَّمَاءِ بُرُوجًا وَزَيَّنَّاهَا لِلنَّاظِرِينَ
Тәхкыйк күктә йолдызлар халык кылдык вә караучылар өчен күкне шул йолдызлар белән зиннәтле иттек.
وَحَفِظْنَاهَا مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ رَجِيمٍ
Вә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек.
إِلَّا مَنِ اسْتَرَقَ السَّمْعَ فَأَتْبَعَهُ شِهَابٌ مُبِينٌ
Мәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ялтыравыклы ут атылыр.

Choose other languages: