Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Furqan Ayahs #42 Translated in Tatar

وَعَادًا وَثَمُودَ وَأَصْحَابَ الرَّسِّ وَقُرُونًا بَيْنَ ذَٰلِكَ كَثِيرًا
Гад, Самуд кавемнәрен һәм коега табынучы кос ияләрен һәлак иттек, дәхи алар арасында күп кавемнәрне һәлак иттек. (Шөґәеб пәйгамбәр кавеменнән бер җәмәгать ташланган бер иске коедан чыга торган чишмәгә табына торган булганнар. Аллаһ аларны җиргә йоттырган. Татарстанда адашкан кешеләр тарафыннан әүлияләр тавы дип аталган җирдә бер чишмә бар икән, һәлак булырга ашыккан кешеләр шул чишмәгә табынырга баралар).
وَكُلًّا ضَرَبْنَا لَهُ الْأَمْثَالَ ۖ وَكُلًّا تَبَّرْنَا تَتْبِيرًا
Аларны һәлак итмәс борын, һәрберсенә әүвәлдә һәлак булган кавемнәрнең хәлләрен гыйбрәт очен баян кылдык, ләкин алар гыйбрәтләнмәделәр, һәм Без һәммәләрен каты һәлак итү белән һәлак иттек.
وَلَقَدْ أَتَوْا عَلَى الْقَرْيَةِ الَّتِي أُمْطِرَتْ مَطَرَ السَّوْءِ ۚ أَفَلَمْ يَكُونُوا يَرَوْنَهَا ۚ بَلْ كَانُوا لَا يَرْجُونَ نُشُورًا
Тәхкыйк өеләренә таш яудырып һәлак ителгән Лут кавеменең шәһәре яныннан кәферләр үтеп йөриләр, алар шул шәһәр яныннан үткәндә Аллаһуның ґәзаб әсәрен күрмиләрме? Бәлки алар имансыз булулары сәбәпле кабердән кубарылуны көтмиләр.
وَإِذَا رَأَوْكَ إِنْ يَتَّخِذُونَكَ إِلَّا هُزُوًا أَهَٰذَا الَّذِي بَعَثَ اللَّهُ رَسُولًا
Мөшрикләр сине күргәндә мәсхәрә итеп әйттеләр: Шул ирнеме Аллаһ пәйгамбәр итеп җибәрде, – дип.
إِنْ كَادَ لَيُضِلُّنَا عَنْ آلِهَتِنَا لَوْلَا أَنْ صَبَرْنَا عَلَيْهَا ۚ وَسَوْفَ يَعْلَمُونَ حِينَ يَرَوْنَ الْعَذَابَ مَنْ أَضَلُّ سَبِيلًا
Янә әйттеләр: Ул Мухәммәд безне ислам диненә өндәп сынымнарыбыздан аера язды, әгәр сабыр итеп сынымнарыбызга ныклап тотынмаган булсак, әлбәттә, безне сынымнарыбыздан аерган булыр иде, – дип. Алар ґәзабны күргәндә, әлбәттә, белерләр кем туры юлдан адашканлыгын.

Choose other languages: