Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Fath Ayahs #14 Translated in Tatar

إِنَّ الَّذِينَ يُبَايِعُونَكَ إِنَّمَا يُبَايِعُونَ اللَّهَ يَدُ اللَّهِ فَوْقَ أَيْدِيهِمْ ۚ فَمَنْ نَكَثَ فَإِنَّمَا يَنْكُثُ عَلَىٰ نَفْسِهِ ۖ وَمَنْ أَوْفَىٰ بِمَا عَاهَدَ عَلَيْهُ اللَّهَ فَسَيُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا
Мухәммәд г-м хаҗ кылып кайту нияте илә бер мең дүрт йөз сәхабә белән Мәдинәдән Мәккәгә юнәлде, ләкин Мәккәгә якын килгәч, мөшрикләр мөселманнарны Мәккәгә кертмәделәр. Шул вакытта пәйгамбәр мөшрикләр белән сугышырга сахабәләрдән бәйґәт алды. Бу аять шул хакта иңде. Тәхкыйк ул Сәхабәләр сугыштан качмаска вә ислам өчен җаннарын кызганмаска Хөдәйбиядә сиңа бәйґәт бирерләр, әлбәттә алар Аллаһуга бәйґәт итүчеләрдер, Аллаһуның кодрәте вә нигъмәте аларның бәйґәтләреннән өстендер. Берәү бәйґәтен бозса, фәкать үз зарарына бозган буладыр, вә берәү бәйґәтен сакласа, Аллаһ исеме илә кылган бәйґәтен, Аллаһ аңа тиздән олугъ әҗерне бирер.
سَيَقُولُ لَكَ الْمُخَلَّفُونَ مِنَ الْأَعْرَابِ شَغَلَتْنَا أَمْوَالُنَا وَأَهْلُونَا فَاسْتَغْفِرْ لَنَا ۚ يَقُولُونَ بِأَلْسِنَتِهِمْ مَا لَيْسَ فِي قُلُوبِهِمْ ۚ قُلْ فَمَنْ يَمْلِكُ لَكُمْ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا إِنْ أَرَادَ بِكُمْ ضَرًّا أَوْ أَرَادَ بِكُمْ نَفْعًا ۚ بَلْ كَانَ اللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرًا
Хилафлык кылып Хөдәйбия вакыйгасына катнашмаган бәдәвий гарәбләре сиңа әйтерләр: Безләрне малларыбыз вә хатын-балаларыбыз тоткарлады, шуның өчен сиңа иярә алмадык, Раббыңнан безнең өчен гафу сорагыл, – дип. Алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән әйтерләр, ягъни алар Аллаһуның гафу итүен кирәксенмиләр. Син әйт: Аллаһуның хөкеменнән бернәрсәне кире кайтарырга сезнең өчен кем ирекле булыр, әгәр Аллаһ сезгә зарарны яки файданы теләсә, бәлки Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, – дип.
بَلْ ظَنَنْتُمْ أَنْ لَنْ يَنْقَلِبَ الرَّسُولُ وَالْمُؤْمِنُونَ إِلَىٰ أَهْلِيهِمْ أَبَدًا وَزُيِّنَ ذَٰلِكَ فِي قُلُوبِكُمْ وَظَنَنْتُمْ ظَنَّ السَّوْءِ وَكُنْتُمْ قَوْمًا بُورًا
Бәлки сез уйладыгыз пәйгамбәр һәм мөэминнәр Хөдәйбиядән кире Мәдинәгә вә өй җәмәгатьләренә мәңге кайтмаслар, ягъни кәферләр үтереп бетерерләр дип, шул уегыз сезнең күңелегездә шайтан тарафыннан яхшы уй итеп күрсәтелде, янә явызлыкны зан кылдыгыз, ягъни исламның җимерелүен, мөселманнарның һәлак булуын теләдегез, вә күңелегезнең бозыклыгы белән һәлак буласы кавем булдыгыз.
وَمَنْ لَمْ يُؤْمِنْ بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ فَإِنَّا أَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ سَعِيرًا
Вә берәү Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китермәсә, дөреслектә Без кәферләргә җәһәннәм утын хәзерләдек.
وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ يَغْفِرُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا
Җир вә күкләр мөлке Аллаһ мөлкедер, теләгән кешесен гафу итәр вә теләгән кешесен ґәзаб кылыр. Аллаһ гафу итүче вә рәхмәт кылучы булды.

Choose other languages: