Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #91 Translated in Tatar

وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَى الْكِتَابَ وَقَفَّيْنَا مِنْ بَعْدِهِ بِالرُّسُلِ ۖ وَآتَيْنَا عِيسَى ابْنَ مَرْيَمَ الْبَيِّنَاتِ وَأَيَّدْنَاهُ بِرُوحِ الْقُدُسِ ۗ أَفَكُلَّمَا جَاءَكُمْ رَسُولٌ بِمَا لَا تَهْوَىٰ أَنْفُسُكُمُ اسْتَكْبَرْتُمْ فَفَرِيقًا كَذَّبْتُمْ وَفَرِيقًا تَقْتُلُونَ
Шиксез, Мусага Тәүратны бирдек һәм аның эзеннән башка пәйгамбәрләрне аңа иярттек, һәм Мәрьям угълы Гыйсага ислам динен өйрәтүче Инҗилне бирдек, һәм Гыйсаны Җәбраил фәрештә белән куәтләдек. Күңелләрегез сөймәгән гадел хөкемнәр белән сезгә пәйгамбәр килсә, тәкәбберләндегез, пәйгамбәрләрнең кайберләренә ышанмадыгыз, кайберләрен үтердегез. (Мисал: Зәкәрия һәм Яхъяны).
وَقَالُوا قُلُوبُنَا غُلْفٌ ۚ بَلْ لَعَنَهُمُ اللَّهُ بِكُفْرِهِمْ فَقَلِيلًا مَا يُؤْمِنُونَ
Яһүдләр мактанып әйттеләр: Безнең күңелебез белем савыты, – дип. Аларның күңелләре белем савыты түгел, бәлки ахмаклык савытыдыр, шуның өчен хакны инкяр иттеләр. Аллаһ аларны көферлекләре өчен ләгънәт кылды. Инде алардан мөэминнәр әз булыр.
وَلَمَّا جَاءَهُمْ كِتَابٌ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ مُصَدِّقٌ لِمَا مَعَهُمْ وَكَانُوا مِنْ قَبْلُ يَسْتَفْتِحُونَ عَلَى الَّذِينَ كَفَرُوا فَلَمَّا جَاءَهُمْ مَا عَرَفُوا كَفَرُوا بِهِ ۚ فَلَعْنَةُ اللَّهِ عَلَى الْكَافِرِينَ
Һәм килгән вакытта ул яһүдләргә Аллаһудан Коръән дөресләп, алар кулларыңда булган Тәүратны инкяр иттеләр. Үзләре Коръән иңмәс борын: Ий Раббыбыз! Кәфер булган дошманнарыбызны җиңү өчен Мухәммәд г-м хөрмәтенә безгә ярдәм бир, – дияләр иде. Әмма Мухәммәд ґәләйһис-сәләм аларга ачык дәлилләр белән килгәч, аны пәйгамбәр дип танымадылар, инкяр иттеләр. Аллаһуга, Коръәнгә яки пәйгамбәргә ышанмаган кешеләрне Аллаһу тәгалә ләгънәт кыладыр.
بِئْسَمَا اشْتَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ أَنْ يَكْفُرُوا بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ بَغْيًا أَنْ يُنَزِّلَ اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ عَلَىٰ مَنْ يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ۖ فَبَاءُوا بِغَضَبٍ عَلَىٰ غَضَبٍ ۚ وَلِلْكَافِرِينَ عَذَابٌ مُهِينٌ
Аллаһу тәгаләнең, үзе теләгән бәндәсенә Фазълы рәхмәте белән Коръән иңдерүенә хөседләнеп, Коръәнне инкяр итү көферлегенә үзләрен алыштырулары нинди яман алыштырудыр. Ул яһүдләр бер ачудан икенче ачуга кайттылар. Ягъни, Гыйсаны инкяр итеп, Аллаһуны бер ачуландырдылар, Мухәммәд г-мне һәм Коръәнне инкяр итеп, икенче мәртәбә Аллаһуны ачуландырдылар. Коръәнне инкяр итүче көферләргә ґәзаб бик каты булачак.
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ آمِنُوا بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ قَالُوا نُؤْمِنُ بِمَا أُنْزِلَ عَلَيْنَا وَيَكْفُرُونَ بِمَا وَرَاءَهُ وَهُوَ الْحَقُّ مُصَدِّقًا لِمَا مَعَهُمْ ۗ قُلْ فَلِمَ تَقْتُلُونَ أَنْبِيَاءَ اللَّهِ مِنْ قَبْلُ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Яһүдләргә Аллаһ иңдергән Коръәнгә ышаныгыз дигәндә, үзебезгә иңдерелгән Тәүратка ышаныгыз, диләр. Алларындагы Коръәнгә ышанмыйлар, ул Коръән хак булса да һәм кулларындагы Тәүратны тәсъдыйклаучы булса да. Әгәр үзегез әйткәнчә, Тәүратка ышанып, аның белән гамәл кылучылардан булсагыз, Мухәммәд г-м килгәнче ни өчен Аллаһуның пәйгамбәрләрен үтердегез?

Choose other languages: