Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #34 Translated in Tatar

وَإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَائِكَةِ إِنِّي جَاعِلٌ فِي الْأَرْضِ خَلِيفَةً ۖ قَالُوا أَتَجْعَلُ فِيهَا مَنْ يُفْسِدُ فِيهَا وَيَسْفِكُ الدِّمَاءَ وَنَحْنُ نُسَبِّحُ بِحَمْدِكَ وَنُقَدِّسُ لَكَ ۖ قَالَ إِنِّي أَعْلَمُ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез. Аллаһ фәрештәләргә: Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен – диде.
وَعَلَّمَ آدَمَ الْأَسْمَاءَ كُلَّهَا ثُمَّ عَرَضَهُمْ عَلَى الْمَلَائِكَةِ فَقَالَ أَنْبِئُونِي بِأَسْمَاءِ هَٰؤُلَاءِ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез.
قَالُوا سُبْحَانَكَ لَا عِلْمَ لَنَا إِلَّا مَا عَلَّمْتَنَا ۖ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ
Фәрештәләр әйттеләр: Ий һәр кимчелектән пакь булган Раббыбыз! Бездә һич белем юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез, Син, әлбәттә, һәрнәрсәне белүче, хикмәт белән эш кылучысың.
قَالَ يَا آدَمُ أَنْبِئْهُمْ بِأَسْمَائِهِمْ ۖ فَلَمَّا أَنْبَأَهُمْ بِأَسْمَائِهِمْ قَالَ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ إِنِّي أَعْلَمُ غَيْبَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَأَعْلَمُ مَا تُبْدُونَ وَمَا كُنْتُمْ تَكْتُمُونَ
Аллаһ Адәмгә әйтте: Фәрештәләргә исемнәрнең барчасын әйтеп бир, – дип. Адәм исемнәрнең барчасын әйтеп биргәч, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: Мин сезгә әйтмәдеммени җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен дип?.
وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ أَبَىٰ وَاسْتَكْبَرَ وَكَانَ مِنَ الْكَافِرِينَ
Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз, – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды.

Choose other languages: