Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Balad Ayahs #10 Translated in Tatar

يَقُولُ أَهْلَكْتُ مَالًا لُبَدًا
Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем, – дип.
أَيَحْسَبُ أَنْ لَمْ يَرَهُ أَحَدٌ
Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?
أَلَمْ نَجْعَلْ لَهُ عَيْنَيْنِ
Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?
وَلِسَانًا وَشَفَتَيْنِ
Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?
وَهَدَيْنَاهُ النَّجْدَيْنِ
Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?

Choose other languages: