Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #88 Translated in Tatar

وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِمْ مَطَرًا ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُجْرِمِينَ
Вә алар өстенә таш яудырдык, гыйбрәт күзең илә карагыл явыз кәферләрнең ахыр хәле ничек булды?
وَإِلَىٰ مَدْيَنَ أَخَاهُمْ شُعَيْبًا ۗ قَالَ يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُ ۖ قَدْ جَاءَتْكُمْ بَيِّنَةٌ مِنْ رَبِّكُمْ ۖ فَأَوْفُوا الْكَيْلَ وَالْمِيزَانَ وَلَا تَبْخَسُوا النَّاسَ أَشْيَاءَهُمْ وَلَا تُفْسِدُوا فِي الْأَرْضِ بَعْدَ إِصْلَاحِهَا ۚ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Вә Мәдйан шәһәренә кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек. Кауменә әйтте: Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Тәхкыйк сезгә Аллаһудан ачык могҗизалар килде, үлчәүләрегездә тигезлек кылыгыз, кешеләргә нәрсә сатканда да ким үлчәмәгез вә Аллаһ рәсүлләр җибәреп, Җир өстендә төзеклек кылганы соңында сез анда бозыклыклар кылмагыз! Бу хөкемнәр сезнең өчен хәерле, әгәр хак сүзгә ышанучылардан булсагыз.
وَلَا تَقْعُدُوا بِكُلِّ صِرَاطٍ تُوعِدُونَ وَتَصُدُّونَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ مَنْ آمَنَ بِهِ وَتَبْغُونَهَا عِوَجًا ۚ وَاذْكُرُوا إِذْ كُنْتُمْ قَلِيلًا فَكَثَّرَكُمْ ۖ وَانْظُرُوا كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُفْسِدِينَ
Мөэминнәрне куркытып Аллаһ юлыннан туктатыр өчен вә Аллаһуга ышанган кешеләрне Аның юлыннан барырга ирек бирмәс өчен һәм ислам динен үзгәртеп бозар өчен һәрбер юл өстендә, ягъни мөселманнарның дини эшләре өстендә утырмагыз вә һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтен, ярдәмен хәтерләгез! Бит әүвәлдә аз идегез, Аллаһ сезне күбәйтте, вә игътибар илә карагыз! Аллаһуга вә расүлгә карышып бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?
وَإِنْ كَانَ طَائِفَةٌ مِنْكُمْ آمَنُوا بِالَّذِي أُرْسِلْتُ بِهِ وَطَائِفَةٌ لَمْ يُؤْمِنُوا فَاصْبِرُوا حَتَّىٰ يَحْكُمَ اللَّهُ بَيْنَنَا ۚ وَهُوَ خَيْرُ الْحَاكِمِينَ
Шөґәеб әйтте: Сезләрдән мин китергән Аллаһ хөкемнәренә ышанучы таифә вә ышанмаучы таифә булса, сез, ышанучылар, сабыр итеп түзегез, хәтта Аллаһ арабызда хөкем иткәнгәчә! Ул хакимнәрнең иң хәерлесе.
قَالَ الْمَلَأُ الَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا مِنْ قَوْمِهِ لَنُخْرِجَنَّكَ يَا شُعَيْبُ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَكَ مِنْ قَرْيَتِنَا أَوْ لَتَعُودُنَّ فِي مِلَّتِنَا ۚ قَالَ أَوَلَوْ كُنَّا كَارِهِينَ
Шөґәеб кауменнән ышанмаучы тәкәбберләре әйтте: Ий Шөґәеб үзеңне вә сиңа ияреп иман китергәннәрне шәһәребездән чыгарырбыз, яки безнең динебезгә кайтарылырсыз, – дип. Шөґәеб әйтте: Без сезнең динегезне яратмасак та батыл динегезгә безне көчләп кайтарырсызмы? Юк кайтара алмассыз, – дип.

Choose other languages: